Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогына финал уеннарын ачуда катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин Кукмарада сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогына финал уеннарын ачуда катнашты.

Бүген Кукмараның “Барс Арена” спорт комплексында республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Волейбол федерациясе президенты IX кубогының финал уеннары узды. Уеннарны ачу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе, уеннарда катнашучыларны, район җитәкчелеген, ярышларны оештыручылар һәм җанатарларны сәламләп, әлеге спорт төренең популярлашуын билгеләп үтте. “Волейбол безнең республикада гына түгел, тулаем илдә дә актив төстә үсә. Хәзерге вакытта Кубокның предприятиеләр һәм авыл районнары арасында иң зур волейбол турнирына әйләнүен шикләнмичә әйтергә мөмкин, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Ярышларда катнашучылар үзләренең коллективы, районы, уку йорты мәнфәгатьләрен ничек якларга кирәклеген күрсәтә”.

Ул шулай ук хәзерге вакытта республикада әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылуын искәртте. “Моннан бер атна элегрәк кенә Казанда тагын бер зур турнир – I Гомумроссия Мәктәп волейбол лигасы төгәлләнде”, – дип искә төшерде ул.

Волейбол федерациясе президенты журналистлар белән дә аралашып алды. Аның әйтүенчә, команда спорты берләштерә, ватанпәрвәрлек рухы тәрбияли. “Бүгенге катлаулы чорда егетләрнең һәм җанатарларның җыелыша алуы, хәтта балалары белән яшь аналарның да залга килеп утыруы коллективизм, бердәм команда рухы турында сөйли, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Минемчә, волейболны, Татарстан Мәктәп волейбол лигасын, авыллар һәм сәнәгать предприятиеләре арасындагы ярышларны үстереп, без республикада яшәүчеләрнең сәламәтлеген ныгытабыз, аларга спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирәбез”.

Волейбол федерациясе президенты кубогына финал ярышларында барлыгы 8 команда катнашты. Сәнәгать предприятиеләре арасыннан – “Татхимфармпрепараты”, “Газпром трансгаз”, “Татэнерго”, “Казань-восток-сервис”. Ә инде авыл районнары командалары арасында Саба, Мамадыш, Актаныш районнарының үзешчән спортчылары ярышты.

Сүз уңаеннан, мондый ярышларның 2014 елда бирле үткәрелеп киүен әйтеп үтәргә кирәк.


Фикер өстәү