Диния нәзарәте мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү өчен 800 мең сумнан артыграк акча җыйган

Беренче чиратта хәләл ризыклар сатып алыначак һәм хәрби хезмәткәрләргә китереләчәк.

Татарстаннан мобилизацияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән, ике көн эчендә Диния нәзарәтенең “Зәкят” реквизитларына 800 мең сумнан артыграк акча күчерелгән.

Массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай танылган мөселман-блогерлар, иҗтимагый эшлеклеләр – Руслан Нагиев, Марсель Вәгыйзов, Әбри Хәбриев, Рәсүл Тавдиряков, Илназ Габидулин, Рамил Шәрәфиев, Регина Дунаева, Рафилә Шәмсетдинова, Альбина Фазлыева, Данил Сәфәров, Марсель Әхмәдуллин, социаль челтәрләрдәге аккаунтлар – @halal_kazan һәм @ minem_berenche_namazim мәгълүмати ярдәмгә килгән. Акциягә “Приют человека” һәм “С верой в будущее” хәйрия фондлары, Россия Мөселман-эшмәкәрләр ассоциациясе кушылган. Җыелган акчага, беренче чиратта, хәләл ризыклар – тушенка, казылык, коры паеклар, шулай ук җылы эчке кием, йон оекбашлар, “аптечка”, пирчәткәләр сатып алыначак.

Ярдәм җыю дәвам итә. Теләгендә булган һәркем үзеннән өлеш кертергә мөмкин. Реквизитларны сылтама аша кереп карарга мөмкин.

Сүз уңаеннан, атна башында Мамадышта җирле хәрби хезмәткәрләр өчен әйберләр җыю игълан ителгән. Бу эшне “Татмедиа”ның төбәк филиалы башлап җибәргән. Редакциядән хәбәр ителгәнчә, инде 300 пар эчке кием җыелган.


Фикер өстәү