Татарстан Диния нәзарәте мобилизацияләнгән кешеләргә ярдәмгә 1,8 миллион сум акча җыйды

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Украинадагы махсус операциядә катнашучы татарстанлыларга ярдәм итү акциясе барышында 1,8 миллион сум акча җыйган. Бу хакта республика мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әгерҗе һәм Кама Тамагы мөхтәсибәтләре мәхәлләре дә акчалата ярдәм җыюга кушылган. 7 октябрьдә Көчек авылы халкы хәрбиләр өчен 31 мең сум туплаган. Җирле имам Рәшит хәзрәт авыл кибетләрендә иганә тартмалары куйды һәм авылдашларына мөселман солдатларга ярдәмнең мөһимлеген аңлатты, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла Яруллин хәйрия фонды реквизитларына район үзәгендә яшәүчеләрдән җыелган 49 мең сум акча күчергән.

Әлеге акчаларга беренче чиратта хәләл азык-төлек китерү оештырылачак. Шулай ук тушенка, сухпаеклар, аптечкалар һәм термокиемнәр сатып алу һәм җибәрү ниятләнә. Акча җыю дәвам итә.

21 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация үткәрү турында указ имзалады. Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, мобилизациягә хәрби тәҗрибәсе булган һәм резервта торган 300 мең кешене чакыру күздә тотыла. Әлеге сан мобилизацион ресурсның 1 проценттан артыграк өлешен тәшкил итә.

 


Фикер өстәү