«Тәгәрмәчле» укытучылар. Сәлимовлар гаиләсе көн саен Мамадыштан Алабугага барып укыта

Мамадыш районында яшәүче Сәлимовларны «тәгәрмәчле» укытучылар дип йөртәләр. Алар Алабуга районының Олы Шүрнәк мәктәбенә барып белем бирә. «Юл газабына түзәргә була, тик мәктәпләрдәге кәгазь боткасына, әти-әниләрнең тискәре мөнәсәбәтенә һәр укытучы чыдый алмый», – ди Илгиз белән Рәмзия. «Мобиль укытучы» грантын откан гаилә белән юл мәшәкатьләре, белем бирү проблемалары турында сөйләштек.

Сәлимовлар Алабуга районында ят кешеләр түгел, беренче тапкыр анда 2019 елда ук килгән булганнар. Тик бер елдан соң тормыш иптәше декрет ялына киткәч, Илгиз Мамадышка укытырга кайткан. Хәзер кабат Олы Шүрнәктә эшли башлаганнар. Илгиз – ОБЖ, физик культура, Рәмзия исә инглиз теле дәресләрен укыта.

– Без эшли башлаганда «Мобиль укытучы» проекты юк иде. Шуңа күрә грантка кызыктык дип әйтә алмыйбыз. Йөрергә ерак дип, башта мәктәп директоры йорт тәкъдим иткән иде. Яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермер өйләр салдырган, тик күбесе буш тора. Безнең нигәдер чит җирдә төпләнеп каласы килмәде. Мамадышта яшибез, ике кыз тәрбиялибез. Узган ел мәктәп директоры, әлеге программада катнашып карамыйсызмы, дип шалтыратты, әмма грант эләкмәде. Быел без җиңдек. Ачкычын тапшырдылар инде, машинасын бу атнада бирергә җыеналар. Әлегә үзебезнекендә йөреп торабыз, – ди Илгиз Хәлимович.

Илгизгә – 44, Рәмзиягә – 38 яшь. Әлеге гаиләнең көнгә ике сәгате юлда үтә. Бер якка гына 45 чакрым барасы. Шуңа күрә иртүк сәгать 5тә аяк өстендә инде алар. Бу тәртипкә күптән ияләшкәннәр инде. «Кышын бозлавыкта гына йөрү уңайсыз», – диләр. Бу урында Илгиз: «Йөреп эшләргә иренмим. Моңа кадәр өч ел Мамадыш районының Катмыш авылы мәктәбенә барып укыттым. 50 чакрым ераклыкта урнашкан иде ул», – ди.

Олы Шүрнәк урта мәктәп булса да, быел анда 10–11 нче сыйныфта укучылар юк. Төрле авыллардан 30дан артык бала укый монда. Арада мари, татар, керәшен татарлары да бар. Татар теле дәресләре укытыла, әмма аралашу, укыту күбрәк рус телендә башкарыла.

– Бала кайда да бала инде ул. Кайберләре ерактан килеп йөрүебезгә гаҗәпләнсә, кайберләре бу хакта бөтенләй белми, – ди Илгиз әфәнде. – Элек укытырга җайлырак иде. Кәгазь эшен киметтек, дисәләр дә, үзгәрешне сизмибез. Электрон почтаны көн саен карап торам, теге яки бу бәйгедә катнашырга яки чаралар үткәрергә дигән хатлар килеп кенә тора. Нәрсәдер эшләп җибәрергә кирәк. Укыту бүген – икенче планда. Кәгазьдә тәртиптә булса, шул әйбәт санала инде. Бу бит дәреснең сыйфатына йогынты ясый.

Илгиз Сәлимов мәктәптә үзен алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге, ягъни «выслуга лет» тотуын яшерми. Элек укытучыга моның өчен 25 ел җитсә, хәзер 30 ел кирәк. Тормышны яңадан сайлыйсы булса, бервакытта да укытучылыкка бармас идем, ди Илгиз. Үз балаларын да, берүк укытучы булма, дип тәрбиялиләр икән.

– Мәктәптә бала саны кимеде. Укытучыга хөрмәт юк анда, – ди ул. – Элек укытучы мәктәптән баланы сүгеп кайтарса, әти-әниләр: «Укытучың хаклы, аңа каршы әйтмә», – дип ачулана иде. Хәзер алай түгел. Әти-әниләр кем гаепле икәнен тикшереп тормый. Мәктәпкә килә дә, ник минем балага ялгыш сүз әйттең, ник кырын карадың, ди.

Акча турында да сөйләштек. Илгиз Сәлимов әйтүенчә, 2013 елда укытучыларның хезмәт хакы сизелерлек арткан. Ул вакытта ике еллык эш хакына «иномарка» сатып алып булган, бүген бу акчага чит ил машинасы тими. Акчага чыгар юл табылып кына тора. Мәктәпләрдә дә тегендә-монда акча җыеп торалар. «Мин 20 елга якын мәктәптә эшлим, безгә бервакытта да принтер кәгазе биргәннәре юк. Бер оешмада да кеше аны үз акчасына сатып алмый. Принтер да – үз хезмәт хакыбыздан. Берсе эштән чыкты, хәзер икенчесе дә сафтан чыгып килә», – ди педагог.

Сүзгә Рәмзия Сәлимова да кушылды. Ул – Кукмара районының Түбән Өскебаш авылы кызы. Алабуга педагогика институтын тәмамлагач, хезмәт юлын Мамадыш районында башлап җибәргән. Ун ел эшләгәч, ире Илгиз белән гаилә корып җибәргән. Укытучы һөнәрен бик яратып сайлаган булган, тик…

– Йөреп эшләү рәхәт түгел. Федераль юлдан барасы бит. Бензинга ай саен 8–9 мең сум китә, – ди ул юл мәшәкатьләре турында. – Шәһәрдә сыйныфларда укучылар күп, эш авыр булса да, мәктәпкә атлыгып килә идем. Хәзер югыйсә бала саны да аз…. Әмма семинар, вебинар, курслар дип, тегендә-монда йолкып торалар. Рәхәтләнеп дәрес укытырга тынгылык юк. Өйгә кайткач, үз балаларыңа да игътибар кирәк бит. Алар белән урамда йөрисе, кино, мультфильмын да карыйсы килә. Шул вакытта «Ватсап»тан, фәлән хисапны фәлән сәгатькә кадәр тапшырыгыз, дигән хәбәр килеп төшә. Кәгазь эшен бетердек, диләр, әмма алар бит барыбер компьютерда калды. Укытучының хәзерге халәте авыр. Юк-бар бәйгеләр бетерелсен, мөгаллимнәрнең укучы белән эшләргә вакыты калсын иде. Чын күңелдән эшләү бетеп бара. Бөтен мәктәптә шундый хәл хәзер. Башка укытучылардан да ишетеп торабыз бит. Элек эшкә яратып йөри идем, хәзер кемне генә тартып тора икән ул?! Мәктәпкә килүгә, бу хисап бирелмәгән, бу эш программасы язылмаган, миннән бүген аны сораячаклар инде, дип борчыла башлыйсың. Бу бәйгедә катнашмаган, инде аның вакыты җиткән… Укучыларны башта әзерләргә кирәк бит әле.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, «Мобиль укытучы» проекты Әгерҗе, Алабуга, Әлки, Апас, Әтнә, Баулы, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Лениногорск һәм башка районнарда тормышка ашырыла.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү