Мәктәп: дусмы, дошманмы? Әүлиягә әйләнгән балалар, «начар» укытучылар турында

Укытучы булмаган һәркем бүген мәктәпне гаепли. Соңгы вакытта шундый вазгыять күзәтелә. «ВТ» хәбәрчесе әти-әниләр белән мәктәп арасында мөнәсәбәтләр какшауның сәбәпләрен ачыкларга тырышты.

  Укыта белми

Ерак китәсе юк, үзебезнең арада да күп андыйлар. Бер танышымның дөньясы түгәрәк иде, баласын 1 нче сыйныфка бирү белән тынычлыгы югалды. Башта ул шәп укытучы булсын дип сайланды. Андыйны тапты кебек. Әмма баласы укырга кергәч, яшь укытучы аның таләпләренә туры килми башлады. Әлегә башлангычта бер генә укытучыны сүгә, дәресләр-фәннәр арткач, нишләр тагын. Укытучы дөрес укытмый, өй эшләрен күп бирә, программа авыр… Дәгъвалар аз түгел. Бер сыйныфта хәзер 30–35 бала, укытучыга барысын да карап бетерергә кирәк, гел гаепләп торма, дип тә әйтеп карыйм. Юк, үз туксаны туксан.

– Кызый, бар нәрсәгә күз йомып торыйммыни? Аннан бит кызым кимсетелгән булып үсәчәк. Укыта һәм аңлата белми икән, башка эшкә күчсен. Без  укытучы түгел. Эштән арып кайткач, төне буе өй эше эшләтеп, тема аңлатып утырасы килми. Әти-әнигә дә ял кирәк. Мәктәп ризыгы суык, токмач резина кебек иде, ашый алмыйм, дип кайткач та, рәхәт түгел бит. Бала көне буе ач тора дигән сүз. Зарланырга сәбәпләр күп, – ди Миләүшә.

Хәзер инде танышымның кызы 2 нче сыйныфта укый. Нәрсә дә булса үзгәргәнме икән? «Мин үземнең күпмедер дәрәҗәдә хаксыз икәнлегемне дә аңлыйм. Шулай да укытучы хәзер миннән шүрләп тора. Ник дигәндә, бер генә битарафлыкка да күз йоммыйм. Монда укытучы түгел, мәгариф системасы гаепле. Программаларны үзгәртергә, балаларның башын уку белән генә катырмыйча, тәрбиягә дә урын бирергә кирәк», – ди Миләүшә.

Төзәтелгән билгеләр

«Укытучы билгене дөрес куймый», – дип зарланучы әти-әниләр дә бар. Казанда яшәүче ике бала анасы Рәйсә Галиева балаларының электрон көндәлеген көнгә әллә ничә тапкыр ачып карый. Балалары яхшы укырга тырыша аның. Әмма берәр начар билге алсалар, җене котыра башлый. Кызым төне буе өйрәнеп чыкты бит, үземә дә сөйләп күрсәтте, ник билгесен төшереп куйгандыр, дип аптырый. Ахыры укытучыга шалтырату белән тәмамлана. Иң кызыгы – күп тә үтми, электрон журналда билгеләр түгәрәкләнә.

– Укытучыларның миннән куркып, билге төзәтүе бер дә ошамый. Шалтыраткач кына яхшырырга тиеш түгел бит ул. Билге белән уйнау бала күңелен кимсетә. Мин һәрвакыт билгене гадел кую яклы, – ди Рәйсә Галиева.

«Үткәннең җимешләрен татыйбыз»

Казан федераль университетының укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Әнвәр Хуҗиәхмәтов әйтүенчә, педагог, психолог булмаган әти-әниләр һаман мәктәп эшенә тыкшынырга тырыша. Тәрбияне бала гаиләдә ала. Тәрбия – белем алуның нигезе.

– Кызганыч, бүген күпчелек әти-әниләр, белемне дә, тәрбияне дә мәктәп бирергә тиеш дип уйлый. Бу дөрес  түгел. Сабыйларын милли рухлы, әхлаклы итеп тәрбияләргә теләгән гаиләләр җаваплылыкны үз өстенә ала. Ә менә аеруча яшь, бигрәк тә узган гасырның 90 нчы елларында туган әти-әниләр барысын да уку йортына аударып калдыра. Ни өчен дигәндә, алар рухи яктан ярлы җәмгыятьтә туды һәм шунда формалаштылар. Ул елларда бернинди тәрбия идеологиясе булмады. Бу – шул елларның фаҗигасе. Аның шаукымы республика буенча гына түгел, ил буенча шулай таралды. Бүген илдә дәүләтнең тәрбиягә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә карашы уңай якка үзгәрә, – ди Әнвәр Хуҗиәхмәтов. – Безнең мәктәпләрдә югары квалификацияле, һәр фәнне тиешле дәрәҗәдә укыта һәм яхшы тәрбия бирә алырлык укытучылар эшли. Үз бурычларын намус белән үтиләр. Ә сыйныфта 30 бала утыра. Һәрберсенең әтисе һәм әнисе бар. Шуларга әби-бабайларны да өстик. Һәрберсенең үз фикере һәм үз холкы. Балада белемгә булган мөнәсәбәт начар икән, алар бар җитешсезлекне мәктәптән күрә. Бу – тырнак астыннан кер эзләү, ягъни үзләре эшләп бетермәгәнне мәктәпкә сылтау дигән сүз. Алар моны кайчан да булса аңлаячак, әлбәттә. Әмма соң булуы ихтимал. Үсмер үзе белем алган уку йортына мылтык күтәреп килә икән, бу – теге яки бу мәктәпнең хатасы. Ил күләмендә тәрбия буенча идеология юк. Интернет, телевидение дә үтерү, көчләү, талау күренешләре белән тулган. Болар психикага тискәре йогынты ясый. Сингапур, Кытайда андый нәрсә юк бит. Һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш. Бүген яшьләр үзләренә урын таба алмый. Әхлаксыз җәмгыятьтә әхлаклы балалар була алмый. Бүген күпчелектә – корсак һәм кесә сәясәте. Бу – бик куркыныч әйбер. Кыйбла юк. Явызлык хакимлек итә. Уку йортының да кимчелеге бар. Элек мәктәпләрдә әти-әниләрнең методик советлары, лекторий, комитетлары бар иде. Бүген алар үз ролен югалтты. Аларны бары акча җыю гына кызыксындыра.

Фикер

Илсур Һадиуллин, Татарстанның мәгариф һәм фән министры:

Әти-әниләрнең, мәктәпне гаепләп, барысын да аңа кайтарып калдыруы, беренчедән, тәртипсезлек. Бу мәктәпнең миссиясен аңлап бетермәүдән, үзеңдәге проблемаларны башкаларга аударып калдырып, шуларны гаепләүдән килә. Бүген алар балалары укыганда мәктәпне гаепләр, иртәгә ул бала, дөрес тәрбия бирмәгәнсең, дип үзеңне гаепли башлар. Мин болай булмас идем, күршедәге дустым андый түгел бит, дияр. Шуңа күрә хатаны үзеңнән эзләргә кирәк. Ул вакытта киләчәгең дә ышанычлы булыр. Моны туктатырга кирәк. Туктатып була да. Укытучыга ышаныч булмаса, бала да аңа карата ышанычын, өметен югалта. Шуңа әти-әниләр мөгаллимнәрне бер баскычка күтәрергә тиеш. Кимчелекләре бардыр, бөтен кеше дә бер төрле түгел. Мәктәпләргә укытырга яшьләр дә, өлкәннәр дә килә. Барлык система үзгәргәндә, бер укытучы гына әүлия булып кала, пыяла эчендә генә яши алмый. Ул да шушы җәмгыятьтә яши. Аңа да тормышта җиңел түгел. Шуңа күрә укытучының кимчелеген беркайчан да бала алдында сөйләргә ярамый. Аның үзенә барып аңлатырга кирәк.

Белгеч сүзе

Гүзәл Низамова, психолог:

Бәхәс нидән килеп чыга?

– Мөнәсәбәтләр яхшы булсын өчен, әти-әниләр дә, укытучылар да моңа игътибар бирергә тиеш. Бүген әти-әниләр ниндидер проблема, кризис туганда гына фикерләрен белдерә. Башка вакытта мәктәптәге хәлләр белән даими кызыксынмыйлар. Җыелышларда укытучылар еш кына бар кеше алдында балалардан зарлана. Укытучы баланың холкы, тәртибе турында әти-әни белән аерым сөйләшергә тиеш. Аның ачуланганын күреп, баланы иптәшләре дә кимсетә башларга мөмкин.

Әти-әни укытучыга ышана икән, күңелсез хәл килеп чыкканны көтеп утырмый. Әгәр баланың йокысы туймаган,  кәефе начар икән, бу турыда укытучыга хәбәр итә. Укытучы көн дәвамында моңа игътибарлы булачак. Укытучы да әти-әни белән элемтәдә торса,  ике як арасында ышаныч барлыкка киләчәк.

Укытучылар турында

Укытучы әти-әниләр, укучылары белән аралашуга вакыт бүләргә тиеш. Тегеләй, болай эшләргә ярамый дип кисәтү, таләп итү – бу мөнәсәбәтләрне җайлау түгел. Бүген укытучы үз көчен укучылар, әти-әниләргә бирәсе урынга, хисап тутыруга сарыф итә. Ахыр чиктә, ниндидер механизмнар өчен җавап бирүче роботка әйләнә. Аның өчен алдында кем булуы мөһим түгел, укучыларның соры массасы хисап өчен ниндидер нәтиҗә күрсәтергә тиеш булып чыга. Башлангыч сыйныфта ук ике арадагы элемтәләргә игътибар бирелмәсә, мәктәп дошманга, мәҗбүриләү урынына әйләнәчәк.

Бер сүз белән әйткәндә, таләп итә генә белә. Миңа укытучылар белән еш эшләргә туры килә. Алардан эш турында сораганда, моны кайчан эшләргә соң, төне буе йокламадык, вакыт юк, диләр. Алар мәгариф системасындагы законнарга буйсына. Димәк, укытучы булу өчен бүген мөмкинлек юк. Вакыт җитмәү аркасында өлгерә алмагач, ул ярсучанга әйләнә. Бу инде мәктәп өчен норма санала, әлеге системага берәү дә игътибар итми. Әлбәттә, барысы да алай түгел. Күбесе ике арада тигезлекне сакларга тырыша. Укытучы хезмәте БДИ нәтиҗәләре, билгегә түгел, укытучы кыйммәтен саклауга юнәлдерелгән булырга тиеш.

Әтиәниләр турында

Әти-әниләр баласында проблемалар барлыгын сизсә, гаебен башкага аудара башлый. Әгәр бала арый, нәрсәнедер яшерә, үзен бик сәер тота икән, димәк, аңа игътибар җитми. Әти-әниләр балалары белән аралашып, хәлләрен белешеп торса, күп кенә проблемадан котылып була. Ике арада элемтә урнаштыру –җаваплылык. Җаваплы әти-әни баласы үзен мәктәптә уңайсыз хис итсә, аны башка уку йортына күчерә, белемен яхшырту өчен репетитор яллый, ниндидер ярдәм кулы суза. Ә инде ике арада сөйләшү, аңлашу булмаса, бу бер-берсен гаепләүгә китерәчәк. Әти-әнигә кем дә булса килеп, әйдә, синең балаңның проблемасын хәл итәбез, психологка алып барабыз, дип әйтмәячәк. Моны көтеп утыру – юләрлек.

Нәфрәт кайдан килә?

Әгәр укучы яки студент уку йортына мылтык күтәреп килгән, монда, әйтик, каравылчы, әти-әни, укытучыны гына гаепләп булмый. Бу – система хатасы. Беркем дә җаваплылыкны үз өстенә алмаган, димәк. Бу адымга баручы үсмерләрдә бөтен дөньяга карата нәфрәт туган. Күз йомарга ярамый. Һәр этапта җаваплылыкны бүлешергә кирәк. Әти-әниләр гаиләсен туендыру, яшәү проблемалары турында уйлый. Укытучының да аз хезмәт хакына тормышын алып барасы бар. Һәр кеше яшәргә тырыша, ә психологиягә бәйле сораулар читтә кала. Мәктәпләргә металл детекторлар, шәхси сак хезмәтләре куялар. Ни өчен  медицина иминиятенә баланы елына берничә тапкыр  психологка алып бару, гаилә консультацияләрен кертеп булмый? Авырлыкка түзү, туклану, физик сәламәтлек кенә түгел, балаларның эмоциональ халәтен дә онытмыйсы иде.

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү