Мәктәп директоры Ринат Хәсәнов: «Укытучылар китмәсен дип, аркаларыннан сөеп торам»

Элеккеге укучылар мәктәп елларын матур хатирәләр белән искә ала. Хәзерге балалар,  еллар узгач, укытучыларын сагынырмы? Мәктәп кайчан хезмәт күрсәтү урыны булудан туктар? Замана баласы бозылды, дип чаң сугарга кирәкме? Әти-әниләр, укытучылар, укучылар арасындагы проблемалар хакында Биектау районының Дөбьяз мәктәбе директоры Ринат Хәсәнов белән сөйләштек.

– Ринат Бариевич, ни өчен бүген әти-әниләр, мәктәптә балаларга укырга авыр, дип зарлана?

 Мәктәп программасы чыннан да катлаулы. Мин балаларга физика укытам. Квант физикасын өйрәтәм. Кирәкме ул аларга? Кайберләре миңа: «Абый, безгә нәрсәгә инде ул?» – дип ризасызлык та белдергәли. Менә шуны ишетә торып, укытырга, белмәгәннәренә  «2ле»ләр куярга мәҗбүрмен. Бу физикадан гына түгел, химия, җәмгыять белеме, әдәбият, башка фәннәрдән дә шулай. Фәннәрне артык тирәнтен өйрәтергә кирәкми, без бит белгечләр әзерләмибез. Аңа карап, балаларның белеме артмый. Элек программа алай ук катлаулы түгел иде. Министр булсам, мәктәптә төп белем алуны 7 ел гына  итәр идем.  Урта белем – 10 ел. Профтех училищеларда  – 3,  техникумнарда уку вакыты – 4 ел. Аннан балалар үзләре сайлый: йә техникум, көллиятләргә укырга керәләр, йә мәктәптә укуларын дәвам иттерәләр. Теләсә нинди фәнне тормышка бәйләп өйрәтү яклы мин. Без кесә телефоны эчендә ниләр барлыгын белмибез бит. Иң мөһиме, аннан файдалана белү кирәк.  Башта төймәле телефон белән йөрдем, кирәк булгач, башкасына да өйрәндем. Дәресне дә катлауландырырга кирәкми. Бүген икътисадка да, башка тармакларга да тар белгечләр кирәк. Әйтик, күз буенча хирург,  йөрәк буенча табиб… Һәр белгеч үз эшен яхшы белсен. Укучы кызларым арасында: «Абый, ни өчен ирләр гаиләдә булышмый? Хатын-кызларга ашарга пешерәсе, юасы, барысын да тәртиптә тотасы», – дип сорыйлар. Без алай эшләргә теләмибез, дип тә куйгалыйлар. Эшләмәсәгез, аерылышачаксыз, сез – гаилә учагын саклаучылар, дип аңлатам. Гаилә тәрбиясе,  коррупциягә каршы көрәш, интернет куркынычсызлыгы, банкларга бәйле сораулар… Балаларны  көндәлек тормышта кирәкле булган нәрсәләргә өйрәтергә кирәк.

– Әгәр укырга авыр икән, димәк, ярдәм кирәк…

Беренчедән, мәгариф системасын бөтенләй үзгәртергә кирәк. Болай булса, ул җимереләчәк. Икенчедән, укыту программасын җиңеләйтергә. Өченчедән, укытканда баланың сәләтен, теләген  исәпкә алырга.

– Мәктәп нәрсәсе белән ярамый  соң бүген?

–  Әти-әниләр бүген мәктәпкә хезмәт күрсәтүче оешма буларак карый. Укытучы биргән белем белән канәгатьләнмичә, репетитор яллыйлар. Айга 3,5 мең сум акчасын  сарыф итүчеләр дә бар. Укытучылар үзләре дә репетиторлык белән шөгыльләнә. Аларның да яхшы яшисе килә. Миңа калса, мәктәп хезмәт күрсәтү урыны булудан туктый алмаячак. Укытучының дәрәҗәсе төште. Элек  укытучы булып эшләүче  әниебез янына ярты авыл киңәш сорарга килә иде. Хәзер укучылар миңа интернеттан киңәш табып бирә ала. «Көзге этикасы» дигән нәрсә бар. Ничек дәшәсең, шулай җавап кайтаралар. Ягымлы икән – ягымлы, тупас икән  – тупас. Әти-әни, бала укытучы белән төксе сөйләшкән очракта укытучы да шундый ук җавап кайтара башлады. Тәртипсез балаларга бернинди җәза юк. Укытучы берәр ярамаган сүз  әйтсә, ул гаепле булып кала. Без хәзер коммунистлар заманасындагы мәктәпне яратырга азапланабыз. Бу мөмкин түгел. Ронода инспектор булып эшләгән вакытта  районда 13 меңләп балага 3 меңнән артык укытучы белем бирә иде. Хәзер 800 укытучыга – 5 меңнән артык укучы.  Министрлыкта элек министрның ике урынбасары, бакчалар, мәктәпләр бүлеге булса, хәзер адым саен – белгеч.  Без тикшерү белән барганда, мәктәп директоры урында булырга тиеш иде.  Нинди дәресләргә кергән, иң элек шул дәфтәрен сорый идем. Хәзер директор дәрескә керсә, белмәгән башың белән нишләп йөрисең, дип шелтә эләгергә мөмкин. Проблемалар күп җыелды. Моңа бюрократия дә өстәлә.

– Кем үзгәрде: укытучымы, әти-әниме, укучымы?

Балалар үзгәрмәде, шартлар үзгәрде. Элек бөтен Дөбьязга  4 телефон булса, хәзер балалар арасында мәктәпкә 4 телефон белән килүчеләр бар. Әллә мактаныр, кәттә күренер өчен өйдәге барлык телефонны җыеп киләләр шунда… Берәр кырынрак сүз әйтсәң, интернеттагы законны чыгартып, яныма күтәреп киләләр: «Сезнең моны әйтергә хакыгыз юк». Бурычларын белмәсәләр дә, хокукларын беләләр. Укытучының күзенә генә карап торулар да бетте. Начар укысалар да, күп акча эшләргә хыялланалар. «Менә күрерсез, кесә тутырып акча эшләп, сак хезмәте белән сезнең яныгызга кайтып төшәрбез, баеган дип, шаккатырсыз әле», – диләр.  Шартлар балаларны үзгәртә. Элек тәртипсез, укымаган баланы мәктәптән куалар иде, хәзер андый нәрсә юк. Бала укымый икән, әти-әниләр, укытучы кызыксындыра белергә тиеш, дип мәктәпне сүгә. Ә укытучыны кем кызыксындыра? Укытучы да, әти-әни дә үзгәрде. Тәрбия мәсьәләсендә чаң сугарга кирәк. Мәктәптән балалар урамга ак һәм караны белмичә  чыгачак.

– Авыл мәктәбендә укытучыларга кытлык бармы?

Мәктәпләрдә укытучылар җитми. Физика укытучысы булмагач, үземә укытырга туры килә. Ә болай мин – математик. Көн саен  2,5 сәгать ярым вакытым дәрескә әзерләнер өчен генә китә. Бездә барлыгы 242 бала белем ала. Районга 3 физика укытучысы кирәк. Башлангыч сыйныф укытучысы булырга да чират тормыйлар. Максатчан укыту программасы буенча химия-биология укытучысы кайткан иде. Ике ел эшләде, өч елдан соң китеп бармаса ярый. Укытучыларым китмәсә ярар иде дип, аркаларыннан  гына сөеп торам. Пенсиядәге  халык укытучысы эшли бездә. Ул ОБЖ фәнен укыта. Кайчак шаярып бәхәсләшеп тә алгалыйбыз. «Нәрсә, капка төбендә минем урынга килердәй кешең бармы әллә?» – ди ул миңа. Дөрес әйтә, укытучы булып эшләргә чират торучы юк. Әнә Финляндия мәктәпләрендә бер урынга 5 кеше дәгъва кыла. Әгәр хезмәт хаклары зур булса, бездә дә  атлыгып торырлар иде. Элек директорга атнасына 9 сәгатьтән артык дәрес бирергә ярамый иде. Бүген мин 14 сәгать укытам.

–  Укытучылыкка укып та,   башка өлкәләргә китүчеләр бар. Сәбәбе нәрсәдә?

– Физика-математика укытучысы белгечлеген үзләштергән укучым бүген пицца сата. Эше дә тыныч, акчасы да күбрәк, ди. Информатика-физика юнәлешен тәмамлаган егетне укытырга чакырган идем, килергә теләмәде. Бригадир эшен якынрак күрә. Мондый мисаллар күп. Мәктәптә эшләү авыр  чөнки, әти-әниләр белән дә уртак тел таба белергә кирәк.

– Акыллы башлар Мәскәү, Питер вузларына укырга керергә тырыша. Укып бетергәч, чит илгә китү ягын карыйлар.  Бу яхшымы, начармы?

Авыл мәктәбендә олимпиадаларга гел шул бер-ике баланы йөртәләр. Кайберләре белән икешәр ай тоташ бәйгеләргә йөрибез. Талантлы балалар вузга укырга керә, соңыннан эш бармы соң аларга? Казанда архитектура белгечлегенә укып, эш таба алмаган егетне беләм. Интернетка белдерү куйгач, аны Ленинградка чакырганнар. Хәзер инде Америкага ук китеп барды. Биюче егет башта Һиндстанга китте, бүген Канадада яши. Авылдагы әнисенә ике катлы йорт салып бирде. Сәләтле балаларны читкә җибәрмәс өчен яхшы хезмәт урыны белән тәэмин итәргә кирәк. Алар бит юкка гына китми, мөмкинлекләргә кызыгып китә.

– Сез Африка мәктәпләрендә физика-математика укыткансыз. Андагы балалар безнекеннән  күпкә аерыламы?

1981–1983 елларда Африканың Мали республикасында математика фәнен французча укыттым. Бер сыйныфта – 75 бала. Шушы еллар эчендә бервакытта да тавыш ишетмәдем. Тәртипле  булуларына шакката идем. Анда ул елларда ук БДИ тапшыралар иде. Әгәр укучыларның 20 проценты бер сыйныфтан икенчесенә күчсә, бу нормаль хәл санала. Сыйныфта утырып каласы килмәгәнгәме, уку теләге бик көчле иде. Кичке якта мин яшәгән виллага белмәгәннәрен сорарга килгәләделәр. СССР заманында бездә дә  сыйныфтан сыйныфка күчмичә калучылар, мәктәптән белешмә белән генә чыгучылар булды. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганда, 18 яшь тулып армиягә китүчеләрне беләм. Хәзер исә мондый күренешләр юк.

– Кәгазь эшенең күп булуы укытучының энтузиазмын киметмиме?

Киметә, әлбәттә. Элек  дәрес, тематик план да бер була иде.  Укытучы  үзе теләгәнчә укыта алмады, дөресрәге, стандарт булмаган дәрес бирә алмады. Бер сүз белән генә әйткәндә, бер шөреп барлык самолетка да ярый иде. Хәзер стандартлар барлыкка килде. Кәгазь эше дә күп, электрон журнал тутырырга да, дәфтәр тикшерергә дә вакыт кирәк.  Моннан тыш, башка хисап эшләре дә бар. Укытучының иркенләп дәрес бирергә вакыты калмый.

– Замана балалары  дәресләрне видеога төшерергә ярата. Начарын төшерүчеләрне шелтәлисезме?

– Андыйлар да бар. Әмма аларны шелтәләүдән мәгънә юк.

Сезнең мәктәптә балалар татарча мультфильмнар төшерү белән дә шөгыльләнә. Уңышларгыз бармы?

– Бу эшне 2012 елда башлаган идек. Кызганыч, профессиональ студияләр чыгарган татар мультфильмнары күп түгел. Булганнарын балалар ятлап бетерде. Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар», «Камыр батыр» һәм башка әкиятләр буенча әзерләделәр. Аларның саны 30га якын.  Максатыбыз акча эшләү түгел. Мультфильмнар төрле темага багышлана. Әйтик, балаларны әдәпкә өйрәтү, табигатьне саклау, тәмәкегә, хәмергә каршы үгет-нәсихәтләр…. Ә монда үз куллары белән әвәләп иҗат ителгән татарча әкиятне соңыннан экраннан карау аларга аеруча кызык. 1 минутлык фильм өчен меңгә якын фото кирәк. Әлеге эш белән башлангыч сыйныф укытучысы Гөлфия  Вәлиуллина шөгыльләнә. Балалар  Г.Тукайның «Кәҗә һәм сарык» әкияте буенча төшерелгән  мультфильм белән Мәскәүдә өченче урын алдылар. Төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышлар яулыйлар. Хезмәтләре белән татар телен үстерүгә дә өлеш кертәләр.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү