Россиядә хайваннар өчен коронавирустан вакцина уйлап тапканнар

Россиядә хайваннар өчен коронавирустан дөньяда беренче вакцина уйлап тапканнар. Ул Россельхознадзор галимнәре тарафыннан эшләнгән. Бу турыда Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте сайтында хәбәр ителә.

«Карнивак-Ков» исемле яңа препаратны этләрдә, песиләрдә, төлкеләрдә һәм башка хайваннарда сынап караганнар инде. Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Константин Савенков билгеләп үткәнчә, прививканы тикшерү нәтиҗәсе аның зыянсызлыгын исбатлаган. Нәтиҗәдә, барлык прививка ясалган хайваннарда да антитәнчекләр табылган.

— Инде апрель аенда ук хайваннар сәламәтлеген саклау үзәгендә бу препаратларны җитештерү эше башланып китәргә мөмкин, — дип өстәде ведомство вәкиле.


Фикер өстәү