Коронавирус пандемиясенең өченче дулкыны булырга мөмкин

Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Семенова фикеренчә. озакламый безгә коронавирусның өченче дулкыны китереп бәрергә мөмкин.

“Коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны 2021 елның башын да үзенә колачлады. Хәзер чирләүчеләр саны һәм чирнең узу рәвеше, бик зур саклык чаралары күрелүгә карамастан, пандемиянең өченче дулкыны турында сөйләргә мәҗбүр итә”, – дигән ул медицина белеме атнасындагы чыгышында.

Исегезгә төшерәбез: беренче тапкыр 2019 елның декабрендә Кытайның Ухань шәһәрендә ачыкланган COVID-19 инфекциясенең беренче дулкыны Россиядә узган елның язында, икенче дулкыны – көзен булды. Соңгы мәгълүматларга караганда, илдә корнавирус инфекциясен йоктыруның 4,5 миллионнан артыграк очрагы теркәлгән. Ни кызганыч, 99 меңгә якын сырхауны коткарып калуга ирешелмәгән. Иң күп чирләүчеләр декабрь аена туры килгән (көненә 30 меңгә якын кеше чир йоктырган).

Үткән җомга көнне Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен Европа берлеге илләренең өченче дулкын алдында торуын һәм бу хәлнең зур борчу тудыруын белдергән.

 


Фикер өстәү