Бер ир фатирында өч каз тота (ВИДЕО)

Маша, Даша һәм Яша. Чиләбедә яшәүче электрчы Антон Машуковның казларына кушкан исемнәре бу. Кошлар хуҗаның фатирында яши. Ә ул аларны урамга саф һава суларга гына алып чыга.

Алар бергәләп паркларда йөри, су коенырга төшә. Шунысы кызык: казлар хуҗаларының артыннан бер дә калмый һәм юл чыкканда да барлык саклык кагыйдәләрен үти. Казалар “фу”, “кит аннан”, “киттек” дигән командаларга буйсына икән.

Антон Машуков әйтүенчә, казлар фатирда вольерда яши.
– Мин Чиләбе трактор заводында эшлим. Һәм эштән кайтканда еш кына кошлар сата торган базарга керә идем. Аларга карап сокландым. Көннәрдән бер көнне казлар сатып алырга булдым. Аңа кадәр үземне бер ел дәвамында психологик яктан әзерләдем, – дигән Антон.
Дөрес, кошларны өйгә алып кайтканчы, хатынын да үгетләргә туры килгән әле аңа. Хуҗаның дуслары аларда октябрьгә кадәр яшиячәк икән. Аннан соң авылга кайтарачаклар. Антон казларга шулкадәр нык ияләшкән ки, аларны ашау турындагы уй башына бер тапкыр да килеп карамаган.

Фото:

 


Фикер өстәү