«Саф» балалар радиосы концерты узды    

Балаларны яңа эшләү формасына җәлеп итү, радио фондын баету, мирас калдыру. Әле бер ел ярым гына эшләп килүче яшь радио үз алдына әнә шундый максатлар куйган. «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Саф» балалар интернет-радиосының кичәсе узды. Биредә «Саф музыка» проектының икенче сезонына йомгак ясадылар.    

Казанның сәнгать мәктәпләрендә укый, музыка мәктәпләрендә шөгыльләнә торган балалар, җырлар яздырып, радионың музыкаль фондын 60тан артык композициягә тулыландырган. «Саф музыка» проектына йомгак ясалган кичәдә балалар Yummy music төркеме белән чыгыш ясады. Яңа сулыш өрер өчен, 15 композиция сайлап алынган. Бу – ретро-җырлар, инструменталь композицияләр һәм бүген иҗат ителгән балалар җырлары. Сәнгать кичәсе исә фойедан ук башланып китте. Кунакларны «Сандугач» инструменталь ансамбле каршы алды. Кичә дәвамында яңгыраган жырлар белән шунда ук урнашкан рәсем күргәзмәсе таныштырды.             

«Саф» радиосы – тормышка ашкан хыял». Проект координаторы Алсу Галимова әнә шулай диде.                    

– Ел ярым элек татар тарихында матур вакыйга булды. «Саф» татарча беренче балалар интернет-радиосы аваз салды. «Саф» радиосы  ул – яратып иҗат ителә торган һәм яратып тыңлана торган радио. Ел ярым эчендә без радио чикләреннән дә чыктык. Киңәябез, үсәбез. Ике ел элек кенә әле бу безнең башта, күңелебездә иде. Ә бүген инде ул тормышка ашкан хыял. Хыялларыбыз, ниятләребез зурдан. Әмма аларга терәк, ярдәм кирәк. Татарстан Рәисе каршындагы Туган телләр комиссиясе һәм аны җитәкләгән Марат Готовичтан башка бернәрсә дә мөмкин булмас иде, – диде Алсу Галимова.  

«Алдынгылар хәрәкәте»нең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов радионы үстерү барыбызның да уртак җаваплылык булуын әйтте.       

– Бүген «Саф» гаиләсенең бәйрәме. Искитмәле матур эш алып барасыз. Бу –  бик сыйфатлы, бик урынлы һәм заманча радио. Безгә, әти-әниләргә, балаларга бик кирәк. Без бер тирбәнештә, «Саф» радио дулкынында бергә. Бергә тыңлыйк, бергә үстерик. Бу безнең – уртак җаваплылык. Радио эшчәнлеге көчле, дәвамлы булсын! Зур залларда аның ун еллыгын да, егерме еллыгын да үткәрергә язсын, – диде ул.     

«Телегезне саклагыз һәм хөрмәт итегез!» Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова шундый теләген җиткерде.      

– Беренче клиптан ук гореф-гадәтләрне саклауга чуму, аларны үсеп килүче  буынга тапшыру сизелә. Остазларның әле классик татар музыкасы нигезләре белән танышып кына килүче балалар белән бәйләнеше күренә. Без туган телебезне саклауга үз вакытында игътибар итә башладык. Бу бик мөһим. Өч ел дәвамында күпсанлы проектлар гамәлгә ашырылды. Туган тел –  үткән, хәзерге һәм киләчәк арасындагы күпер. Балаларга туган телен өйрәнергә һәм тыңларга мөмкинлек бирергә кирәк, – дип сөйләде Людмила Рыбакова.   

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү