Спорт кына түгел бу! Казан «Киләчәк уеннары»на әзер

Тупмы, компьютермы? Хәзер инде кайсын сайлыйм дип баш ватасы юк. «Киләчәк уеннары» халыкара турнирында чынбарлык һәм виртуаль дөньяны берләштерәчәкләр. Спортчылар әзерләнә, ә Казан инде әзер. Тарих һәм Татарстан башкаласы өчен тәүге булган әлеге ярышлардан нәрсә көтәргә?

«Киләчәк уеннары» турниры җитәкчесе Игорь Столяров киләсе елда Казанда узачак чараның максат-бурычлары турында сөйләде.

– Безнең проект танылу алды һәм бу танылу арта гына бара. Ярышларга 100 көн кала чара уздыру, уеннарның трофеен галәмгә җибәрү, дисеңме. Безгә бу хакта сөйләү дә бик рәхәт. Без турнирны матур итеп күрсәтергә омтылдык һәм омтылабыз. Бу чара матур булып күренсен өчен, бик күп көч түктек һәм матди мөмкинлекләр кулландык, – диде ул.

Игорь Столяров искәрткәнчә, уеннарның төп идеологиясе – кешенең рухи һәм физик яктан гармонияле үсеше.

– Без моны спорт аша һәм аны виртуаль дөнья белән кушу бәрабәренә күрсәтәбез. Фиджитал-спорт танылу алды, Россия күләмендә чемпионатлар уза, дөнья күләмендә дә узар дип өметләнәбез, – диде ул.

«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасы генераль директоры Михаил Леонов әйтүенчә, ярышлардан тыш, турнир катнашучыларын һәм Казан кунакларын күңел ачу программасы да көтә. Кыш булса да, кызу булачак, ди оештыручылар.

Кыскасы, килмичә, күрмичә калырга ярамый. 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр барысын да Казанда көтәләр. Президент та чакырды!

Уеннар турында санлы фактлар

21 юнәлеш (дисциплина)

2000нән артык спортчы

260 команда

100дән артык катнашучы ил

11 спорт объекты

12 ярыш көне

400 сәгать трансляция


Фикер өстәү