Беренче тапкыр: «Динамо» спорт уеннарына ике мең спортчы җыелды

Казанга җиңәр өчен килдек! Тәүге тапкыр уздырыла торган «Динамо» спорт уеннарында катнашучыларның сүзләре бу. Татарстан башкаласында зур спорт бәйрәме 21 июньгә кадәр гөрләячәк. Без исә аның ачылыш тантанасында булып, Россиянең һәм якын чит илләрнең иң көчле спортчылары белән аралашып кайттык.

Гомерле булсын!

100 еллык тарихы булган «Динамо» җәмгыяте оешмалары Россия төбәкләрендә генә түгел, якын-тирәдә урнашкан чит илләрдә дә эшли. Казанга Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан һәм Белоруссиядән дә спортчылар килде. «Динамо» Бөтенроссия физик культура һәм спорт җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский да әлеге спорт бәйрәменең географиясе шактый киң булуын искәртте.

– Спортчылар бу көннәрдә чын мәгънәсендә иң яхшы спорт корылмаларында көч сынашачак. Мин сезгә бары уңышлар гына телим! – диде ул.

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров фикеренчә, «Динамо» – массакүләм спорт, патриотик тәрбия кебек мөһим өлкәләрдә бик зур нәтиҗәләр күрсәткән зур берләшмә.

– Татарстанны күпләр Россиянең иң көчле спорт төбәге буларак таный, ә Казан илнең спорт башкаласы булып санала. Бездә «Динамо»га караучы 26 коллектив эшли, 30 меңләп спортчыбыз һәм 21 Олимпия чемпионыбыз бар. Без үзебездә әледән-әле дөнья күләмендәге мәртәбәле чараларны кабул итүебез белән бик горурланабыз. Бу уеннар дәвамлы булыр дип ышанам, – диде Әсгать Сәфәров.

«Казанга гашыйк булдык!»

Халыкара класслы спорт остасы Сарбон Ерназаров Үзбәкстан командасы өчен чыгыш ясый. Дөньякүләм спорт ярышларында бик күп тапкырлар чыгыш ясаганы булса да, «Динамо» спорт уеннарында катнашуы белән аеруча горурлана ул.

– Моннан 20 ел элек спортта тәүге адымнарымны «Динамо»да ясадым. Ул чакта да, хәзер дә бу җәмгыять сыйфатлы спорт өлгесе булып тора. Аның бер гасырлык юбилее уңаеннан уздырылган ярышларда катнашуыма чиксез шат мин, – диде самбочы Сарбон. – Казанга төгәл 10 ел элек – Универсиадага килгән идем. Ул чакта шәһәр таң калдырды, һәм мин үземне Олимпиадада кебек хис иттем. Оештыру шул дәрәҗәдә яхшы иде чөнки. Быел да аннан ким түгел.

Белоруссиядән килгән Юрий Каптеров – җиңел атлетика буенча спорт остасы. 35 яшьлек МЧС хезмәткәре ярышларда беренче булырга өметләнә.

– Инде шактый еллар спорт карьерам «Динамо»га бәйле. Монда килеп, төрле илләрнең динамочылары белән очрашуыма бик шат. Россиядә күп тапкыр булганым бар, ә Казанга беренче килүем. Шәһәр, аеруча сездәге спорт корылмалары шаккатырды. Спортчыларыгыз өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган икән, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Билгеле, үзебезнең спортчыларга да уңышлар теләргә онытмадык.

– Мондый ярышта Татарстан исеменнән чыгыш ясау куркыта да, шул ук вакытта горурлык та өсти. Нәтиҗәсе яхшы булыр дип өметләнәм, – диде 23 яшьлек Фазыл Хөсәенов.

Спортчылар ниндидер акчалата призлар өчен түгел, ә махсус кубоклар өчен көч сынаша. Бу турыда «Динамо» спорт уеннарына багышланган матбугат очрашуында ук хәбәр иткәннәр иде. Ә спортчылар ярышудан бигрәк, бергә җыелганнарына сөенә.

«Динамо» спорт уеннары – саннарда

– Әлеге спорт бәйрәме җәмгыятьнең 100 еллык юбилеена багышлана;

– уеннарда Россиянең 70 төбәгеннән һәм 4 илдән спортчылар – барлыгы 2 мең кеше катнаша;

– спортчылар 11 төрдә көч сынаша;

– ярышлар Казанның 8 спорт объектында уза.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү