Владимир Путин Валентина Терешкованы Гагарин ордены белән бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин Советлар Союзы Герое, СССР очучы-космонавты Валентина Терешкованы Гагарин ордены белән бүләкләде.

«Галәм киңлекләрен үзләштерүдәге казанышлары, космоска пилотлы тарихи очышны гамәлгә ашыру барышында актив иҗтимагый һәм халыкара эшчәнлек барышында күрсәтелгән батырлыгы һәм фидакарьлеге чен бүләкләнә», диелә документта.

Валентина Терешкова –  дөньядагы беренче хатын-кыз-космонавт. Ул 1963 елның июнендә Валерий Быковский идарә иткән «Восток-5» корабле белән төркем очышы программасында «Восток-6» космик корабле командиры буларак космик очыш ясйн. Ул шулай ук «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены  кавалеры да.


Фикер өстәү