2 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара шырпы көне

Элек утны агачны агачка бик озак ышкып кына таба алганнар. Ә инде фосфор матдәсе ачылган 1805 ел шырпының туган елы дип исәпләнә. Озакламый 1813 елда Венада шырпы ясый торган мануфактура да эшли башлый. Ләкин бу шырпылар бик куркыныч була. Алар хәтта савытта үзләреннән-үзләре ышкылып та кабынып китә ала. Ә инде хәзерге заман шырпыларына охшаганны 1851 елда Швециядә бертуган Лондстремнар ясый. Һәм алар 1855 елда Париждагы күргәзмәдә алтын медальгә дә лаек булалар. Шырпы ясауда Россия дә калышмый. 1913 елда илдә 251 шырпы җитештерү предприятиесе була.

Шырпының тартмасы да бик үзенчәлекле. Аны линейка булмаганда, озынлык үлчәр өчен дә кулланырга мөмкин. ГОСТ буенча аның буе төгәл 5 сантиметр. Армиядә хезмәт иткәннәр бер шырпы янып беткәнче 45 секундта киенеп бетәргә тиеш, дигән сүз дә йөри.

 

45 ел элек (1978) Байконур космодромыннан халыкара экипажлы «Союз-28» космик корабле оча

Бу «Интеркосмос» программасы буенча очучы тарихта беренче халыкара экипажлы космик корабле була. Космик киңлекне тикшерү һәм тыныч максатларда үзләштерү буенча уртак программа 1967 елда кабул ителә.

«Союз-28» бортында «Салют-6» орбиталь станциясенә совет космонавты Алексей Губарев һәм Чехословакиянең беренче космонавты Владимир Ремек китә.

Барлыгы 1978 елдан 1988 елга кадәр «Интеркосмос» программасы кысаларында 14 халыкара очу уза.

 

Казан хәрби госпитале

1809 елның 2 мартында, Александр I күрсәтмәсе буенча, «300 авыруга махсус хәрби госпиталь» төзелеше раслана. Шулай итеп, Казан хәрби госпиталь барлыкка килә. 1812-1814 елларда анда Ватан сугышы вакытында яраланган Россия солдатлары һәм Наполеон армиясенең хәрби әсирләре дәвалана. 2010 елның 26 февралендә оборона министры Анатолий Сердюков Казан госпитален таркату турындагы боерыкка кул куя. Хезмәткәрләрнең, хәрби пенсионерларның һәм ветераннарның протестларыннан соң Россия президенты йөкләмәсе буенча Баш медицина идарәсе госпитальнең язмышы турындагы мәсьәләне карый, аны сакларга карар кыла. Әмма ул шулай да 2012 елның ноябрендә ябыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү