Үз өемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты

«Ватаным Татарстан» газетасының Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырылган махсус проекты Татарстанда үз өен тапкан төрле милләтләрнең яшәеше, милли гореф-гадәтләре белән таныштыра, бер гаилә мисалында туган телне ничек сакларга дигән сорауга җавап эзли. Сәхифәнең беренче чыгарылышы чуаш милләтенә багышлана.

Уяну

Аксубай районының Кече Сөнчәле авылында яшәүче Уканеевлар гаиләсе чуаш телен кадерле бер ядкәр итеп сакларга тырыша. Моңа кадәр әби-бабайлар ул-кызларына тапшырып килгән бу әманәтне. Тик башка мохиттә яшәгән оныклар моны үти алырмы?

Без килгәндә, төп йортта дүрт буын вәкилләре җыелган иде. Хуҗабикә, авыл клубы мөдире булып эшләүче Вера Викторовна «ВТ» хәбәрчеләрен милли киемнән, чуашча җырлап урамда каршы алды. Капка төбенә килеп туктауга, күз иң элек коймадагы милли бизәкләргә төште. «Бу – шәҗәрә агачы. Аны минем проект буенча ирем ясады», – диде Вера ханым. Ишегалдында исә торна һәм төлке сыннары бар. Болары да матурлык өчен генә түгел. Гаилә традицияләрен дәвам итүне күздә тота. Гаилә башлыгы Валерийның бабасы Семен Евдокимович урманда умарталыкта эшләгән икән. Кызганыч, сугыштан кайтмаган. Ул умарталык урнашкан урынны «Тилӗ хӑви» (Тилӗ – төлке; хӑва – таллык) дип йөрткәннәр. Сыннар остасы Андрей Бикмуллинның төлке образын күргәч, Вера ханым аны сатып алган. Бу сын хәзер Семен бабаларын искә төшереп тора. Торна сыны исә авылдагы торна күленә бәйле. Монысы оныкларга әлеге урынны искә төшерү өчен кирәк.

Йолаларны барлап, йорт эченә уздык. Анда туганнар, балалар, оныклар җыелышкан. Вера ханымның әнисе Галина да, сеңлесе Надежда да килгән. Алар барысы бер булып, дәртле чуаш җырларын сузды. Шул арада милли ризык — хуплу, безнеңчә бәлеш табынга чыкты. Хуплуда – кояш рәсеме. Ризыклары гына түгел, чуаш халкының тормышлары да – бер яктылык, җылылык чыганагы.

Төп нигезне сакларга!

– Кече Сөнчәлене бик яраттым. Миңа табигать, энергия мөһим. Монда боргалана-сыргалана Сөлчә елгасы ага. Аның ничек акканын күзәтергә яратам. Шул тирәдә борынгы тал бар. Егетләрне шул урыннан солдатка озатып каршы алалар. Булачак ирем Валерий белән армиягә китәргә ун көн кала таныштык. Аны кулъяулык чигеп, озатып көтеп алдым, – ди күрше авылдан килен булып килгән Вера Уканеева.

Ә бит Вераның да шәһәргә китәргә мөмкинлеге булмаган түгел, булган. Алабуга мәдәни-агарту училищесында, аннан алты ел Чуаш дәүләт университетында филология һәм чуаш мәдәнияте бүлегендә укыган ул. Валерий – гаиләдә иң төпчеге. Гадәт буенча, ул әти-әни янында калырга тиеш. Әлеге кагыйдәне бозарга ярамаган. 18 яшьлек Вера кияүгә чыккач, каенатасы Михаилны каты итеп кочаклап алганын әле дә хәтерли. Кечкенә вакытта әтисез калган кыз, ниһаять, әтиле булдым, авырлыктан котылдым, дип сөенгән.

Утын ярып, печән чабып үскән кыз эшсез торырга яратмый, билгеле. Бер айлык баласын калдырып, мәктәпкә чуаш телен укытырга бара. Ул вакытта укытучы таба алмаганнар икән. Вера Викторовна 26 ел укытучы булып эшли. Хезмәтләре өчен Макаренко медале белән бүләкләнгән.

Башта төп йортта яшәсәләр, аннан күршедә йорт җиткезеп чыкканнар. Каенанасы Елизаветага – 90 яшь. Күпме генә үгетләсәләр дә, ул туган нигезеннән китмәгән. Уллары атна саен чиратлашып кайтып, әниләре янында берәр атна торып китә икән. «Каенанам әйткәнне тыңлап, үземчә эшләдем. Аны хөрмәт иттем, авыр сүзләр әйтмәдем», – ди ул.

Мәдәни тормыш

Әгәр Вера Уканеева җыр-сәнгать дип яшәмәсә, авылда мәдәният учагы гөрләп торыр идеме икән? Уяв бәйрәмен торгызып, авылга кайтаручы да ул бит. Авыл кешеләре бик сөенгән моңа. Шуннан соң яктылык ачылды, ди алар. Авылда яңа клуб төзегәннәр. Янәшәсендә балалар мәйданчыгы бар. «Туган йорт» дигән ансамбль оештырганнар. 2019 елда республикада «Иң яхшы авыл клубы» бәйгесендә «Традицияләрне саклаучы» номинациясендә җиңүче булганнар. 2020 елда «Иң яхшы клуб» грантын отканнар. Үзе – 2021 елда “Иң яхшы белгеч” бәйгесе җиңүчесе. Туган якны өйрәнү музее ачкан. Кечкенә генә авыл өчен бер табыш ул Вера Уканеева.  Аның башка сеңелкәшләре дә мәдәниятне үстерүгә, телне саклауга хезмәт итә.

Телне саклау

Кече Сөнчәле авылында 60лап йорт бар. Урамда халык бер-берсе белән үз телендә аралаша. Мәктәптә туган тел дәресләре укытыла. Тик бу гына җитәме?

Уканеевлар өч бала тәрбияли. Алар барысы да туган телләрен яхшы белә. Елена – Аксубайда, Людмила белән Роман үз гаиләләре белән Чабаксарда яши. Людмиланың өч баласы да чуашча белә.

– Әни чуаш теле укытучысы иде. Туган телне белмичә кара! – ди фотограф булып эшләүче 34 яшьлек Елена Крайнова. – Тик үзебезнең балаларны өйрәтү генә авыррак. Софьяга – 14, Глебка – 7 яшь. Мәктәптә русча, татарча укыйлар. Өйдә русча белән чуашчаны кушып сөйләшәбез. Милли гореф-гадәтләр турында сөйлибез. Шигырьләр, җырлар өйрәтәбез.

Бу урында безне озата килгән Аксубай районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов сүзгә кушыла:

– Һәр халык үз телен белергә, милләтен яратырга, оялмаска тиеш. Бездә бит соңгы вакытта чуашлар үз милләтеннән читенсенә. Кайбер авылларда яшьләр арасында чуаш булып та, үзләрен рус дип яздыручылар бар. Районда 4 чуаш мәктәбе эшли. Телен өйрәнергә теләүчеләр өчен мөмкинлекләр бар.

Вера Уканеева әйтүенчә, телне саклауга проблема дип түгел, эшләп җиткермәү нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Өйрәнү теләге булырга һәм җитәкчеләр тел саклансын өчен тырышырга тиеш.

– Тел өйрәнү әнидән башланып, бакча, мәктәп, клубларда дәвам иттерелергә тиеш. Бу хакта мин күптән әйтеп киләм. Балалар бакчасына биш чуаш костюмы тектереп бүләк иттем. Алар шуны киеп җырлый. Иң мөһиме – гореф-гадәтне, гаилә традицияләрен саклау. Мондый сәхифәне булдырып, сез бик дөрес эшлисез, – ди ул.

Аның фикеренчә, бәйрәмнәр, аларны торгызу да – телне өйрәнүгә бер этәргеч. «Кеше ул бәйрәм, йола, гореф-гадәтләрне белмәсә дә, геннары ярдәмендә искә төшерә. Шуларны күреп, кешенең аңы уяна һәм ул мәдәниятне ярата башлый», – ди Вера ханым.

Бу сүзләрне ул сорауга җавап кирәк булган өчен генә әйтми. Моның чынлыкта да шулай икәнлегенә дәлиле бар.

Узган җәйдә Кече Сөнчәлене бөтенләй белмәгән, әти-әниләре тумышы белән шушы авылдан булган балалар, әбиләренә ияреп, кунакка кайткан. Билгеле, илнең төрле шәһәрләрендә яшәүче балалар русча аралаша.

– Балалар, яшьләр, өлкәннәр берничә төркемгә бүленеп килде. Аларга көн саен ике җыр өйрәттем, аннан әйлән-бәйлән уйнадык. Чуашча биедек. Әби-бабайлар нигезенең рәсемнәрен ясаттым. Чүлмәк ясыйбызмы, чигәбезме, нәрсә эшләсәк тә, чуашча җырладык. Бер марҗа хатыны шунда: «Руслар китте, чуашлар килде», – дип елмайды. Балалары йокларга ятканда да, иртән торгач та, көн саен җырлый икән. Август ахырына кадәр шулай булды. Өйләренә кайткач та, сагынабыз, дип, смс яздылар. Быел тагын кайтабыз, диләр. Чын күңелдән эшләсәң, нәтиҗәгә ирешеп була. Мин бу тәҗрибәмнең нәтиҗәсен көтәм, – ди ул.

Берничә көн үткәч, Вера Уканеевага шалтыратып хәл белештем. Кайбер оныкларының чуашча белмәве турында ул да уйланган, күрәсең. «Чынлап та, мин, башка балалар туган телен, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне өйрәнсен өчен, бар көчемне куям. Җәйгә тагын илнең төрле почмакларында яшәүче балаларның кайтуын көтәм. Үземнекеләрне дә онытмаска кирәк. Алар актив, төрле бәйгеләрдә катнаша, җәй көнне лагерьларда ял итә. Каникулда авылга кайтырга вакытлары калмый диярлек. Тик бу сәбәп түгел. Геннарын уятырга кирәк», – диде Вера Уканеева.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Әниләр гаебе

Сөнчәле мәктәбендә бүген 74 укучы белем ала. Шуларның 54е чуаш телен туган тел буларак өйрәнә. Бакчага 14 бала йөри.

Тәрбияче Вера Львова әйтүенчә, балаларның өчесе – чуаш, калганнары катнаш гаиләләрдән.

– Чуашча аңлыйлар, әмма русча сөйләшәләр. Бу – әти-әни гаебе. Без күпме генә әйтсәк тә, яшьләр үзенекен итә. Алар балалары белән өйдә русча сөйләшәләр, – дип борчыла тәрбияче.

Луиза Мошкова – чуаш теле укытучысы. Ул да 1 нче сыйныфка баручы балаларның русча сөйләшүен проблема дип атады.

 – Авыр булса да, телне өйрәтәбез. Атнага ике сәгать – туган тел, бер сәгать әдәбият керә. Тарих, мәдәният, гореф-гадәтләрне белеп үсәләр. Туган тел көне, чуаш теле атналыгы уза. Чараларда, олимпиадаларда катнашабыз. Аларга бик ошый, – диде Луиза Мошкова.

Мәктәп директоры Алексей Калуков та тәрбияче, туган тел укытучыларына телне өйрәтү җиңел булмавын әйтте. «Туган телне белмичә, кеше рухи яктан байый алмый. Шуңа күрә барысын да бирергә тырышабыз. Мәктәптән алар телне өйрәнеп чыга», – диде ул.

Шәҗәрә

Вера Уканеева үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзегән. Ә Андреевлар (аның кыз фамилиясе) нәселенеке иң озыны. Ул 9 метрлы кәгазьгә көчкә сыйган. Узган ел «Без тарихта эзлебез» республика бәйгесенең зона ярышында катнашып, 3 нче урынны алганнар. Быел тагын катнашырга җыена.

– Монда безнең нәселнең 685 кешесе кергән. Тиздән 700 булачак. Кайберләрен өстисе бар. Барысы – ун буын. Нәсел башында – Петр, Тихон, аннан Андрей бабалар тора. Безнең Андреевлар фамилиясе Андрей исеменнән килә, – ди Вера Уканеева. – Бер көндә генә эшләп булмый, ничә еллар эзләнү нәтиҗәсе бу. Мин кечкенә чакта ук әби-бабайлар турында кызыксына, истәлекләрне дәфтәргә язып бара идем. Шәҗәрәне туганнар белән бергәләп эшләдек. Һәр кеше үзенең әби-бабайларын белергә тиеш.

Уяв

Уканеевлар өчен иң зур бәйрәм – Уяв. Менә шуннан ел буена көч алып, рухланып яши алар.

– Уяв ул – туйлар, ял вакыты. Иң кояшлы көнгә туры килә. Энергия, яктылык күп анда. Без бит табигать белән гармониядә яшибез. Бу бәйрәмдә яшьләр үз парларын таба. Таң атканчы, әйлән-бәйлән уйныйбыз, – ди Уканеевлар.

Бәйрәм көченә элек-электән ышанганнар. 40 ел тракторчы булып эшләгән Валерийның әтисе бәйрәм узган җирдән техника белән үткән авылдашларына кисәтү ясый торган булган. Тынлыкны бозарга ярамаган чөнки.

Тракторларын туктатып, Уявка килгәннәр. Чуашлар өчен беренче урында – эш булса, икенчесе – барлык кагыйдә, йолаларны үтәү. Әгәр чуашның келәтендә ике елга җитәрлек азык запасы булмаса, ул фәкыйрь саналган. Авылда андыйлар булмаган, монда тырыш халык яши.


Фикер өстәү