2 март тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара шырпы көне
Бу дата ни өчен нәкъ менә шушы көнне гамәлгә куелган? Бу хакта беркем дә белми. Әмма шырпының көнкүрештә иң кирәкле әйбер булуына беребез дә шикләнми. Шырпыга охшаган ут кабызу җайланмалары башта Борынгы Кытайда, XIX гасыр башында Европада уйлап табылган. Ә менә бүгенгесенә якынрак булганын, ягъни ышку ярдәмендә яндырылганын 1826 елда Британия аптекаре Джон Уокер уйлап чыгарган. Шырпының башы күкерт, калий хлораты, шикәр һәм сөрмә сульфидыннан ясалып, аны наждак кәгазенә ышкырга кирәк була. Мондый шырпылар тотрыклы булмый, ут тирә-якка чәчелә һәм еш кына янгын чыгарга сәбәп була. Соңрак француз химигы Шарль Заурия сөрмә сульфидын ак фосфорга алыштыра. Яңа шырпы януын яхшы яна, әмма исенә түзәрлек булмый. Куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килгән шырпыны швед химигы Йохан Лундстрем уйлар таба.

Россия бүләкләре
27 ел элек (1994) Россия Президенты Борис Ельцин «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре турында»гы указга кул куя. Дөрес, Россиядә яңа бүләкләү системасына 1991 елның июнь аенда кабул ителгән карар нигез сала. Ә 1994 елның 2 мартында дәүләт бүләкләре турындагы нигезләмә раслана. Яңа бүләкләр гамәлгә куела.

Пятницкий хоры
110 ел элек (1911) Митрофан Пятницкий оештырган Рус халык хоры ( бүген ул – М.Пятницкий исемендәге Дәүләт академия рус халык хоры) Мәскәүдә беренче концертын куя. Рус халык җырларын җыю белән дан казанган Пятницкий 1910 елда Воронеж һәм Рязань губерналарында яшәүче крестьяннардан зур булмаган хор оештыра. Ул елдан-ел популярлаша бара. 1918 елда Владимир Ленин күрсәтмәсе белән аларны, эш урыны тәкъдим итеп, Мәскәүгә күчерәләр. 1927 елда Пятницкий вафат булганнан соң, хорга оештыручының исеме, 1936 елда “дәүләт” статусы бирелә. Хор бүген дә дәүләт дәрәҗәсендәге барлык чараларда диярлек катнаша. Аның артистлары – бөтенроссия, халыкара, төбәкара бәйгеләрнең лауреатлары. Концертлар Россиядә дә, чит илләрдә дә зур уңыш белән бара.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү