23 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Кулдан язу көне

Аны икенче төрле «Почерк көне» дип тә атыйлар. Кешелек көннән-көн компьютер белән ныграк дуслашып, электрон хатлар, СМС-хәбәрләр аша аралашкан чорда бу көн үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Бу көн гаджетларны, клавиатураларны читкә куеп, якыннарга, дусларга кулдан хат язарга кирәклеген искә төшерә.

Бәйрәмнең датасы очраклы сайланмаган – бу көнне күренекле Америка дәүләт эшлеклеләренең берсе  Джон Хэнкок туа. 1774 елда ул беренче булып АКШ Бәйсез Декларациясенә үз имзасын куя.

Бөтендөнья пирог көне

Бәйрәм, үзенең халыкара статусына карамастан, рәсми дата түгел. 23 гыйнвар датасы АКШтан килә. Анда 30 елдан артык Милли пирог көнен үткәрәләр.

Пирогны конкрет халыкның милли ризыгы дип уйларга кирәкми. Күп халыкларның мәдәниятендә уникаль һәм тәмлелеге буенча кабатланмас пирог рецептларын табарга мөмкин. Бөтен дөньяга рус пирогы, осетин пирогы, французларның киш һәм тартлары, немецларның слива пирогы, гарәп мартабагы һ. б. ризыклар танылган.

Гасырлар дәвамында Русьта пироглар кунакчыллык символы булып саналган, хатын-кыз өчен пироглар пешерү еш кына кияүгә чыгу алдыннан сынауларның берсе булган, кияүгә һәм аның туганнарына булачак хуҗабикәнең уңганлыгын күрсәткән.

Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне

Бу дата 1928 елның 23 гыйнварында дөнья күргән НКВД һәм РСФСР Юстиция Халык комиссариаты циркулярыннан килә. Нәкъ менә шушы документ Дәүләт янгын күзәтчелегенә янгын куркынычсызлыгы нормаларын бозу турындагы эшләр буенча мөстәкыйль тикшерү хокукы бирә. Шул ук документ белән Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерү органнары оештырыла.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Тикшерү органнары хезмәткәрләренең эше янгыннарның сәбәпләрен ачыклау һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарту белән генә чикләнми. Янгынның сәбәпләрен билгеләү янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә профилактик чараларны камилләштерүгә ярдәм итә.

Нью-Йорк штатында табиб дипломы беренче тапкыр хатын-кызга тапшырыла

Элизабет Блэквелл (1821-1910) 1849 елның 23 гыйнварында беренче дипломлы хатын-кыз табиб була. Блэквелл озак вакыт медицинаны мөстәкыйль рәвештә өйрәнә. Соңрак медицина буенча югары уку йортларына укырга керергә тырышып карый. Әмма аның  теләген барысы да кире кага. Ул заманнарда ир кеше генә табиб  була ала.

Нью-Йорктан ерак түгел урнашкан Женев шәһәрендәге көллияте генә искәрмә була. Аның администрациясе студентларга кызны укырга кабул итәргәме, юкмы икәнен үзләренә сайларга тәкъдим итә. Студентлар сүз бары тик шаярту турында гына бара дип ризалашалар. Элизабет үз курсында иң яхшысы була һәм уку йортын уңышлы тәмамлый.

Менә шундый гади очрак медицинада хатын-кызлар язмышын хәл итә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү