1 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне

Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне 1990 елда Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы Генераль Ассамблеясы карары буенча гамәлгә куела. Бәйрәм датасы итеп Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы уставы (1972 елның 1 марты) үз көченә керү көне сайлана, аны кабул итү хөкүмәтара оешма статусы бирә.

Россиядә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен 1994 елның 1 мартыннан билгеләп үтә башлыйлар.

«Ноль дискриминация» көне (Zero Discrimination Day)

Дискриминациягә каршы көрәш көне БМО карары буенча 2014 елдан  бирле ел саен 1 мартта билгеләп үтелә. Датаның инициаторы булып ЮНЭЙДС (БМОның ВИЧ/СПИД буенча Берләштерелгән программасы) җитәкчеләре  чыга.

11 ел элек (2012) борынгы Сукно бистәсе үзәгендә тантаналы рәвештә «Әкият» курчак театрының яңа бинасын ачалар

Россиядә иң зур һәм иң борынгы курчак театрларының берсе 1934 елда пәйда була, ул «Беренче интернациональ дәүләт курчак театры» дип атала. Яңа бинаны республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән торгызалар. Бүген театр бинасы шәһәрнең популяр урыннарының берсе булып тора. Театрның репертуарына рус һәм татар телләрендә, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле жанр һәм стильләр спектакльләре керә.

Язу машинасы

Язу машинасын британияле Генри Милль 1714 елда ук уйлап таба. Әмма бу хакта, бигрәк тә, машинаны тормышта куллану турында тулы мәгълүмат сакланмый.

1868 елда Кристофер Шоулз язу машинасына патент алгач, «Ремингтон №1» исемле машиналар күпләп җитештерелә башлый. Шоулз үзенең басма машинасын яңарту, камилләштерү өстендә әле ун ел эшли. Беренче язу машинасының исеме халык теленә шулкадәр үтеп керә ки, хәтта машинисткаларны да еш кына «ремингтонисткалар» дип атыйлар. Бәяләре 125 доллар булганга, язу машинасын бары тик бик хәлле кеше генә ала алган. Рус язучысы Лев Николаевич Толстой язу машинасының барлык уңайлы якларын, өстенлекләрен күреп, машинадан файдалана. Егерменче гасырда ук инде аның Ясная Полянадагы кабинетында «Ремингтон» машинасы була.

Россиядә язу машинасын уйлап табу белән инженер Михаил Алисов шөгыльләнә. Ул үзе уйлап тапкан язу машинасы белән төрле халыкара күргәзмәләрдә катнашып, бик күп бүләкләргә ия була. Тик бу машиналарның бәясе бик тә кыйммәт була. Шуңа да язу машиналары чит илдән кертелә. Ә 1928 елда язу машинасы җитештерү белән Казанда шөгыльләнә башлыйлар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 


Фикер өстәү