Рамзан Кадыров Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлап телеграмда видео белән пост урнаштырган.

Чечня башлыгы үзенең «өлкән абыйсына» ныклы сәламәтлек, иминлек һәм алдагы эшендә уңышлар теләгән. Ул Рөстәм Нургали улын Россия субъектларының иң уңышлы һәм тәҗрибәле җитәкчеләренең берсе булуын билгеләп үткән. Нәкъ менә аның бетмәс-төкәнмәс энергиясе, сайланган эшкә тугрылыгы һәм җитәкченең таланты Татарстанны илебезнең иң алдынгы субъектларының берсенә әверелдерергә ярдәм итүен әйткән. Һөнәри осталыгы һәм кешелеклелек сыйфатлары нәтиҗәсендә республика башлыгы Россия территориясендә генә түгел, бөтен дөньяда да абруй казануын искәрткән.

Бүген Рөстәм Миңнехановның туган көне, ул республика халкына котлаулары өчен рәхмәтен белдерде.

 


Фикер өстәү