Чечня башлыгы Рөстәм Миңнехановны туган көне уңаеннан котлады

Рамзан Кадыйров Татарстан Рәисен, Россиядә иң тәҗрибәле һәм иң нәтиҗәле эшләүче төбәк җитәкчеләреннән берсе, дип бәяләде.

Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны 67 яше тулу уңаеннан котлаган. Рамзан Әхмәт улы котлауны үзенең телеграм-каналына урнаштырган.

– Кадерле АБЫЙНЫ, Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнехановны туган көне белән эчкерсез котлыйм! – дип язган Кадыйров үзенең котлавында.
Чечня Республикасы башлыгы Татарстан Рәисен, Россия төбәкләренең иң тәҗрибәле һәм иң нәтиҗәле эшләүче җитәкчеләреннән берсе, дип бәяләп, үз төбәген үстерү омтылышы аны илнең сәяси өлкәсендә уникаль шәхескә әйләндерә, дип искәрткән.
Рамзан Кадыйров Чечня һәм Татарстан арасындагы тугандаш элемтәләр һәм эшлекле мөнәсәбәтләр белән горурлана. “Элемтәләребезнең елдан-ел ныгыячагына һәм үсәчәгенә ышанам”, – дип йомгак ясаган сүзенә Чечня Республикасы башлыгы.


Фикер өстәү