Татарстанда 185 эчкече гаиләгә ярдәм итәчәкләр

Республикада, балалар ятим калмасын өчен, авыр тормыш хәлендә калган 185 гаиләгә ярдәм итәчәкләр. Әлеге эш “Аеклык ноктасы” республика проекты кысасында алып барылачак, диде Балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина.

– Быел проектта 185 гаилә катнаша. Арада ике һәм аннан да күбрәк бала үстерүче парлар да, ялгыз хатын-кызлар да бар. Бу юлы проектта республиканың барлык районнары да катнаша, – диде ул.

Илсөяр Гарифуллина сүзләренә караганда, ни кызганыч, барлык әти-әниләр дә үз теләкләре белән эчүчелектән баш тартырга әзер түгел. Шуңа күрә балаларны гаиләдән тартып алырга туры килгән очраклар да бар.

“Аеклык ноктасы” проекты 2015 елдан бирле гамәлдә. Ул социаль ятимлеккә каршы көрәш алымы булып тора. Аның кысасында, белгечләр эчкече гаиләләргә начар гадәттән котылырга булышып кына калмыйча, аларга психик сәламәтлекләрен ныгытырга, эш табарга да ярдәм итә. Болар барысы да балалар ятим калмасын өчен эшләнә.


Фикер өстәү