Бердән артык кирәкми. Татарстан демографиясендә тагын нинди тенденцияләр күзәтелә?

88дә дә өйләнәләр, бала алып кайтырга ашыкмыйлар… Татарстан демографиясендә тагын нинди тенденцияләр күзәтелә? Бездә гаилә институты ни хәлдә? Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе 2023 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы уздырды. Бу һәм башка сорауларга җавапны да шунда эзләдек.

Артамы, кимиме?

Саннарга бай коллегияләрнең берсе булды ул. Балалардан башлыйк. Узган ел Татарстанда 37 меңгә якын сабый туган. 2022 ел белән чагыштырып карасак, 0,4 процентка кимрәк бу сан. Ләкин идарә башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина: «Шул ук вакытта кимү темплары узган ел белән чагыштырганда сизелерлек акрынайды», – дип, артык сөендерми торган статистиканы тулыландырып җибәрде. Гади сүзләр белән әйтсәк, туучылар саны кими, ләкин элеккечә үк түгел. Элеккечә, димәктән, Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында туучылар саны буенча быел да беренчелекне саклап кала алган.

Шул ук вакытта Гөлшат Нигъмәтуллина республикада күпбалалы гаиләләрнең артуын әйтте. Барлык туган балаларның 39,2 проценты – гаиләдә беренче, 33,6 проценты – икенче, 19,5 проценты өченче сабый булган. Калган 8 процентына дүртенче, бишенче, алтынчы балалар туры килә.

 

Сан

2023 елда Татарстанда 42736 үлем-китем очрагы теркәлгән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 5 процентка азрак.

Картаямыни соң йөрәк?..

Татарстанда яшәүче хатын-кызлар беренче сабыйларын күбесенчә 25–29 яшь аралыгында алып кайта. Укып, һөнәр үзләштереп, азмы-күпме аякка баскач, ягъни. Ә 25 яшькә кадәр бала табучылар нибары 19 процентны гына тәшкил итә.

Шул ук вакытта яңа гына өйләнешкән парларның гаиләләрен ишәйтергә ашыкмавы да ачыкланган. «2022 елда, өйләнешеп, озак та үтми балаларын ЗАГСта теркәргә килгән гаиләләрнең саны 19,5 процент булса, узган ел 17 процент кына иде», – диде бу хакта Гөлшат Нигъмәтуллина.

Яңа гына өйләнешкән парлар турында сүз чыккан икән, бу җәһәттән санлы күрсәткечләргә дә күз салыйк. Узган ел Татарстанда 25,2 мең пар никахларын рәсмиләштергән. Кызганыч, әмма 2022 ел белән чагыштырып караганда, монда да кимү күзәтелә. Ул чорда яңа гаиләләр саны 27,4 мең булган.

 

Бу кызык!

Узган ел туй иткән иң өлкән кияүгә (Әлмәт) 88 яшь булса, иң өлкән кәләш (Казан) 81 яшен тутыргач кияүгә чыккан.

…булса да сәбәпләре

Татарстандагы демографик хәлне 25,2 мең кавышуга 14,2 мең аерылышу туры килү дә боза. Ике ел рәттән аерылышучылар саны 2,1 процентка кими, дисәләр дә. Бу проблеманы коллегия утырышында катнашкан Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева аерып әйтте.

– Ничек кенә карасак та, бу – зур сан. Без моңа ничек тә булса йогынты ясарга тиеш. Әлеге процессны туктатырга, гаиләләрне саклап калуга бөтен көчебезне куярга кирәк, – диде ул.

Коллегиядә тагын бер кызыклы мәгълүмат яңгырады. Баксаң, Татарстан судлары гаиләләрен таркатырга җыенучы парны «читтән торып» кына елдан-ел азрак аера икән. Гади телгә күчерсәк, аерылышу процессы елдан-ел катлауландырыла. Ләкин хәзер аерылышу турында гариза тапшыруга килеп терәлгән парларны ул авырлыклар гына куркытыр микән?

Сан

Аерылышу очракларының 30 проценты гаилә тормышының 5–10 елына, 22 проценты 15 һәм аннан да күбрәк елына туры килә.

Бер, әмма берәгәйле булсын

Татарстанда никахсыз яшәү популяр түгел. Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге башлыгы, социология фәннәре докторы Чулпан Илдарханованың күпсанлы тикшерүләргә нигезләнгән чыгышында әнә шундый мәгълүмат яңгырады.

– 2022 елгы халык санын алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, гаилә кору яшендәге хатын-кызларның яртысы һәм ир-атларның 60 проценты никахта булган. Никахларын рәсмиләштерүчеләрнең саны Россия буенча уртача саннан күбрәк, – дип аңлатты ул.

Моннан тыш, Татарстанда икенче, өченче һәм тагын ничәнчедер мәртәбә өйләнү һәм кияүгә чыгу да популяр түгел. Әйтик, авылда яшәүче ир-атларның – 23, хатын-кызларның 25 проценты гына тагын бер кат гаилә корган. Шәһәрдә яшәүче ир-атларның 31 проценты кабат өйләнгән, ә хатын-кызларның 32 проценты кабат кияүгә чыккан.

 

Фикер

Ләйлә Фазлыева, Татарстанның Премьер-министры урынбасары:

– Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру һәм популярлаштыру турында сөйләгәндә, карашлар белем бирү системасы һәм ата-аналарга таба юнәлтелә. Бүген һәр мәгариф учреждениесеннән ата-аналар белән берлектә Россиядә яшәүче һәркем өчен кирәк булган гаилә кыйммәтләрен формалаштыруны көтәләр. Ә бу исә гражданлык дәресләре, «Мөһим сөйләшүләр», сөйләшү-аралашуга корылган ата-аналар җыелышлары, гаилә дәресләре аша эшләнә.

 


Фикер өстәү