Гөлшат Нигъмәтуллина: “Гаилә – илнең төп нигезе”

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында күп балалы гаиләләргә, әниләргә ярдәм, “Гаилә” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә зур игътибар бирде. Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина Президентның бу мәсьәләләргә аерым тукталуы көтелгән һәм шул ук вакытта хәлиткеч вакыйга, дип билгеләп үтте.

“Әлеге Юллама ил үсеше өчен хәлиткеч. Президент озак вакытка исәпләнгән стратегик бурычлар куйды. Тормышыбызның мөһим өлкәләренә – гаилә, демография, яшьләргә, күп балалы гаиләләргә ярдәм, белем алу өчен шартлар булдыру, илнең фәнни-технологик үсеше мәсьәләләренә басым ясады. Болар – Россия икътисадының нигезен булдыручылар”, – диде ул.

Гөлшат Нигъмәтуллина фикеренчә, Владимир Путинның Юлламада “Гаилә” илкүләм проектына аеруча басым ясавы зур мәгънәгә ия. “Ул моннан алдагы елларда да гаилә темасы турында гел әйтеп килде. Ләкин быел беренче тапкыр “Гаилә” илкүләм проекты барлыкка килүе турында әйтте. Ул халыкның барлык катламын да колачлый. Моны тормышка ашыру өчен, әлбәттә, без барыбыз да тырышырга тиеш, чөнки гаилә ул – илнең төп нигезе. Үзеңне ышанычлы, җәмгыять өчен кирәкле кеше итеп тояр өчен гаиләнең дә өлеше зур”, – диде ЗАГС идарәсе башлыгы.


Фикер өстәү