Татарстан мөфтие: “Президент гаилә кыйммәтләрен саклау буенча мөһим тәкъдимнәр җиткерде”

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, Россия Президентының Федераль Җыенга бүгенге Юлламасында аны игътибарын халыкларның бердәмлеге, Евразия һәм гарәп дәүләтләре белән хезмәттәшлек, традицион кыйммәтләр һәм гаилә, хәмер эчүнең кимүе турындагы сүзләр аеруча җәлеп иткән.

“Илебез башлыгы авызыннан милли мәсьәләләр хакындагы кирәксез һәм урынсыз бәхәсләргә нокта куярлык сүзләр яңгырады. Ул «христианнар һәм мөселманнар, яһүдиләр һәм буддистлар, төрле мәдәният вәкилләре иңгә иң уртак Ватан өчен көрәшә» диде. Ягъни Россия – гасырлар буена бергә яшәгән төрле халыклар өчен уртак йорт булып тора. Моннан тыш, Владимир Владимирович тагын бер кат мөселман илләре белән багланышларда зур перспективалар барлыгын раслады. Димәк, Татарстанның бу юнәлештәге эшчәнлеге бик вакытлы һәм актуаль”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие әйтүенчә, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм демография проблемалары турында күп сөйлибез, ә Президент аларны хәл итү буенча бик кирәкле тәкъдимнәр белән чыкты.

“Мөселманнар арасында күп балалы гаиләләр шактый, шуңа күрә бу тәкъдимнәр аларны куандырыр, дип уйлыйм. Президент Россиядә хәмер эчүнең кимүе турында хәбәр итте. Аллаһка шөкер! Дәүләт дәрәҗәсендә бу проблеманы дөрес аңлыйлар икән, дигән нәтиҗә чыгардым”, – диде ул.


Фикер өстәү