Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары – дәүләт илчеләре белән очрашуда булды

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме берләштерүче халыкара иҗтимагый мәйдан булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары – дәүләт илчеләре белән очрашуда әйтте. Чарада Россия чит ил эшләре министры урынбасары Андрей Руденко да катнашты.

– Бүгенге гадәти булмаган вакытта, халыкара мөнәсәбәтләр кризис кичергән шартларда безнең хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Быел мөселман дәүләтләренең иң зур һәм йогынтылы халыкара берләшмәсе булган Ислам хезмәттәшлеге илләре оешмасына 55 ел тула. 2005 елдан бирле Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә илебез Ислам хезмәттәшлеге илләре оешмасында күзәтүче булып тора. Мөселман илләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү – Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Россияне дустанә мөнәсәбәттәге Ислам дөньясы дәүләтләре белән тигез хокуклы диалог һәм хезмәттәшлек  нигезендә якынаюга ярдәм итү омтылышы гына түгел, ә төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтүгә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, мәдәни күптөрлелекне һәм цивилизацияләр диалогын үстерүгә юнәлеш бирү дә берләштерә. Шуңа бәйле рәвештә, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме берләштерүче халыкара иҗтимагый мәйдан булып тора.

2023 елда Швеция һәм Даниядә Коръән яндыру акцияләре ислам дөньясында ачу хисе дулкыны тудырды һәм Россиядә катгый рәвештә гаепләнде, дип тә ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. «Безнең ил Президенты Владимир Путин мондый гамәлләрне җинаять дип атады. Рус православие чиркәвендә моны мөмкин булмаган вандализм дип бәяләделәр. Россия мөселманнарының рухи лидерлары да шундый ук мөнәсәбәт белдерде, – диде ул. – Моннан тыш, Россиядә Якын Көнчыгыштагы хәлләрнең кискенләшүе, Газзә секторындагы канкойгыч сугышлар, күпсанлы корбаннар һәм гуманитар катастрофа өчен дә  борчылалар».

– 2023 елның 12 октябрендә тәүге аңлатмада ук без «Россия – Ислам дөньясы» төркеме тигезлек, гаделлек һәм хөрмәт принципларына, халыкларның мәдәни-цивилизацияле үзенчәлегенә таяна дип белдердек, – диде ул. – Фәләстыйн – Израиль конфликты мәсьәләләрендә төркем җитәкчелеге Россия Президенты белдергән позициядә тора. Безнең ил һәрвакыт БМОның Иминлек Советы карарларын үтәүне яклый.

Рөстәм Миңнеханов май аенда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына да аерым тукталды. Россия Президенты карары нигезендә җыенга федераль статус бирелде. 2023 елда форумда дөньяның 80 иленнән һәм Россиянең 86 төбәгеннән 16 меңнән артык кеше катнашты. Рөстәм Миңнеханов барысын да форумга чакырды.

Моннан тыш, 2022 елда Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусын да алды. Ел саен августта Казан глобаль яшьләр саммиты үткәрелә. Ә 2025 елда Казанда федераль хакимият органнары һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы ярдәме белән беренче ислам яшүсмерләр уеннарын уздыру каралган.

– Казанда киң колачлы «Киләчәк уеннары» тәмамланды. Мондый форматның Россиядә уйлап чыгарылуы сөендерә. Казанда Уеннарны ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин, БДБ дәүләтләренең күп кенә башлыклары, шулай ук Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Куба, Төркия, Индонезия кебек илләрдән югары делегацияләр катнашты, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел Татарстанда узачак тагын бер мөһим чара – БРИКС саммиты. «Анда катнашу өчен Казанга утызлап чит ил дәүләтләре һәм халыкара оешмалар, шул исәптән мөселман дәүләтләре башлыклары килер дип көтелә, – диде Татарстан Рәисе. – Шулай ук 2024 елның июнендә Казанда БРИКС илләре уеннары узачак. Кадерле дуслар! Бүгенге очрашу барышында без эшебезнең нәтиҗәләре турында фикер алышуны дәвам иттерәчәкбез, алда торган эшләр турында сөйләшәчәкбез. Сезне Татарстанда күрүебезгә һәрвакыт шат булырбыз. Форумда гына түгел, теләсә кайсы вакытта да Татарстанга рәхим итегез.


Фикер өстәү