Фәрит Мөхәммәтшин: «Казахстан – безнең өчен аерым әһәмияткә ия булган хезмәттәш»

Татарстан тәҗрибәсе, хезмәттәшлекне ныгыту һәм «Киләчәк уеннары»ннан соң калган тәэсирләр. Республика башкаласына ике көнлек эш визиты белән Казахстан Парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов җитәкчелегендәге делегация килде.

Татарстан башкаласында Казахстан Парламенты Мәҗлесе Рәисе иң элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия – Казахстан мөнәсәбәтләре кысасында Казахстан белән Татарстан арасында үзара хезмәттәшлекне ныгытуның әһәмияте турында әйтте. Ул шулай ук күптән түгел генә Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаевның Казанга килүен һәм «Киләчәк уеннары» халыкара турнирының ачылыш тантанасында катнашуын да искә алды. Татарстанда Касыйм-Җомарт Токаев Россия Президенты Владимир Путин белән дә очрашты.

– Соңгы елларда Казахстан белән хезмәттәшлек дәрәҗәсе шактый үсте, – диде Рөстәм Миңнеханов.

 2023 елның тугыз ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан белән Казахстан арасындагы товар әйләнеше, 37 процентка артып, 652 миллион долларга җиткән.

– Казахстан Президентының җылы сәламләү сүзләрен җиткерәм, – диде Ерлан Кошанов. – Ул күптән түгел Казанга килүе һәм «Киләчәк уеннары»ның ачылыш тантанасында алган тәэсирләре белән уртаклашты. Президент билгеләп үткәнчә, спорт, фән һәм технологияләрне берләштерү – бик үзенчәлекле карар.

Очрашу барышында яклар хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Казахстан Парламенты Мәҗлесе делегациясе республиканың мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге мөмкинлекләре белән дә танышты. Әлеге чараларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Аерым алганда, кунаклар Бәшир Рәмиев исемендәге IT паркта, «Школа 21» белем бирү киңлегендә булды. Парламент вәкилләре «Химград» технополисының сәнәгать мәйданнарын карады.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казахстан Парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов белән очрашуда да хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләштеләр.

– Казахстан – безнең республика өчен аерым әһәмияткә ия булган хезмәттәш, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сәүдә өлкәсендәге элемтәләр актив рәвештә үсә, соңгы ун елда Казахстан традицион рәвештә Татарстанның төп тышкы сәүдә хезмәттәшләре унлыгына керә. Шуңа күрә Казахстан парламенты делегациясенең республикага килүенә бик зур әһәмият бирәбез.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, төбәкара хезмәттәшлек актив рәвештә үсә. Аерым алганда, Казахстанның кайбер өлкәләре белән парламентара элемтәләрне җайга салганнар. Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан һәм Татарстан арасындагы гуманитар элемтәләргә дә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, Татарстанда ике меңнән артык казах яши. Бездә казах милли-мәдәни берлеге эшли. Ә Казахстанда яшәүче татарлар – 205 меңгә якын. Фәрит Мөхәммәтшин, читтәге татар җәмәгатьчелегенә ярдәм күрсәтүләре өчен, Казахстан парламенты вәкилләренә һәм җитәкчелеккә рәхмәт әйтте.

Ерлан Кошанов үз чиратында, республика парламентында җылы кабул итүләре өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук, бөтен Татарстан халкын якынлашып килүче рамазан ае белән котлады. Республиканың кунакчыллыгын да аерым искәртте ул:

– Татарстанга эш визиты программасы бик тыгыз: кыска гына вакыт аралыгында безнең делегация югары технологияләр өлкәсендәге заманча предприятиеләрдә булырга да, Казан Кремленең мәдәни объектлары белән танышырга да өлгерде. Татарстан безнең өчен икътисадның барлык өлкәләрендә дә алга таба хәрәкәт итү һәм милләтара тынычлыкны ныгыту үрнәге булып тора.

Ерлан Кошанов республика делегациясен Казахстанга кунакка да чакырды. «Безнең өчен парламентара мөнәсәбәтләрне ныгыту мөһим. Өстәвенә бүген безнең парламентлар гаилә, аналарны һәм балачакны яклау, фән һәм мәгарифне, инфраструктураны үстерү кебек юнәлешләрдә охшаш закон проектлары буенча эшли», – диде ул. Татарстанның мәгълүмат технологияләрен үстерү юнәлешендәге тәҗрибәсенә аерым тукталып: «Без Казахстанны IT дәүләткә әйләндерү турында сөйлибез. Шуңа күрә сезнең бу өлкәдәге тәҗрибәгез бик кызык», – диде.

 


Фикер өстәү