Яшьләр турында яшьләрчә: Тинчурин театры артистлары рэп укыячак

Флешка, рэп яки мәхәббәт – кайсы мөһимрәк? 19–20 мартта Кәрим Тинчурин театрында булачак премьерада әнә шул сорауга җавап эзләячәкләр. Татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куела торган рэп-опера нәрсә турында һәм кемнәр өчен?

Рэп-опера (хип-хопера) жанрындагы спектакль 2005 елда оешкан «Иттифак» беренче татар рэп-төркеме иҗатына багышлана. «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» пьесасын драматург, режиссер Илгиз Зәйниев Тинчурин театры өчен махсус язган.

Хәзерге яшьләр нәрсә белән яши, нинди кыйммәтләрне үз итә? «Җиңел» акча эшләү максатыннан гына буш популярлык яулау омтылышы белән янган буын кая барып чыгар? Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов спектакльнең әһәмияте турында сөйләде.

– Казан – яшьләр, студентлар шәһәре. Әмма биредә алар өчен театраль контент күп түгел. «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы яшьләр арасында еш очраган проблемаларны күтәрә. Бу – тормышны заяга уздыру, җиңел тормыш артыннан куу. Хәзерге яшьләр үз дөньясында яши. Тиз генә контент төшереп, популярлыкка омтыла. Аларны ул дөньядан арындырырга кирәк. Спектакльдәге катлаулы, шул ук вакытта актуаль теманы тамашачыга җиңел итеп җиткерергә телибез. «Иттифак» төркеме җырларында берничә буын үскән. Аларның беренче тыңлаучылары инде 40–45 яшьтә, – диде баш режиссер.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов та, спектакль яшьләргә генә түгел, өлкән буынга да кызык булачак, дигән фикердә.

– Хип-хоп һәм рэп татарларда ике дистә ел элек барлыкка килгән. Ул буын кешеләре моны инде күргәннәр, ишеткәннәр, яшь чакларын искә төшерерләр, – диде ул.

Директор сүзләренә караганда, театрда яшьләр өчен күп кенә проектлар тормышка ашырыла.

– Яшьләр – безнең киләчәгебез. Һәр халык үзенең киләчәк буыны турында уйларга тиеш. Бүгенге көн белән генә яшәп булмый. Алга таба карап барырга кирәк. Шул ук вакытта үткәнне дә онытмаска кирәк. Элек булган җитешсезлекләр, шатлыклар, үсешләрне исәпкә алып, алга таба карап барырга тырышабыз. Яшьләр театрга бик күп йөри башлады, шөкер. Аларны төрле яклап җәлеп итәргә тырышабыз. Һәрберсенең күңел кылларын чиртергә кирәк, – диде Фәнис Мөсәгыйтов.

«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасындагы вакыйгалар Казан читендәге районнарның берсендә бара. Спектакльдә 11 персонаж катнаша. Һәрберсе үзләренең «кычкырып» торган фамилияләре белән аерылып тора. Әйтик, Афәринов, Моңнулин, Башбаштаков, Матурова.

Матурова ролен башкаручы Тинчурин театры артисткасы Гүзәл Галиуллина рольгә керү өчен никадәр үзгәрергә туры килүе турында сөйләде.

– Спектакльнең форматы яңа караш, төрле яктан якын килеп эшләүне сорый. Рэпны да, хип-хоп стильләрен дә өйрәнүне таләп итә. Минем өчен, гомумән барлык артистлар өчен бу – яңа тәҗрибә. Роль өчен миңа шактый үзгәрергә туры килде, – ди Гүзәл Галиуллина. – Рэп, хип-хоп стиленең үз атмосферасы бар һәм без, драма артистлары буларак, элеккечә уйный алмыйбыз. Монда башка мөнәсәбәтләр, башка стиль, бу мохиткә чумарга кирәк. Минем герой, исеменнән аңлашылганча, матур тормыш артыннан чаба, ләкин аны да аңларга була.

Сүз уңаеннан, премьера көнне «Иттифак» төркеме тыңлаучыларын тагын бер бүләк белән сөендерәчәк: яңа музыкаль альбомын чыгарачак.

– Безнең җырларны тыңлап үскән буын хәзерге җәмгыятьнең зур өлешен тәшкил итә. Ул замананың үз яңгырашы бар иде. Без аны музыка аша җиткерергә тырышабыз, – ди «Иттифак» төркеменә һәм «Yummy music» лэйблына нигез салучы Ильяс Гафаров. – Спектакльне безнең җырларның яңа тормышы дип әйтергә була. Сәхнәгә куелып, аны тамашачы ишетеп кенә түгел, күреп, тоеп, үзе аша үткәрә алачак. Текстны укыгач, үзебез өчен дә яңа мәгънәләр ачтык, музыканы киңрәк аңлый башладык.

 


Фикер өстәү