Татар театрлары яңа сезонда ниләр күрсәтәчәк?

Тиздән күбебез яктылыкка, нурга илтә торган сукмакларны таптый башлар. Театрларның җәйге ялы тәмам, барысы да яңа сезонга әзерләнә. Өлгеррәкләре театраль сезонны ачып та җибәрде, инде премьера белән «сыйлаучылар» да бар. Яңа сезоннан ниләр көтәргә? Без әнә шул сорауга җавап бирергә тырышырбыз.

Камал театры 

Камаллылар 117 нче сезоннарын, гадәттәгечә, данлыклы «Зәңгәр шәл» белән ачып җибәрде. Быел иртәләделәр: Булат 9 сентябрьдә үк «кайтты». Моның сәбәбен яңа сезонга багышланган матбугат очрашуында Камал театрының директоры Илфир Якупов аңлатты:

– Казан да, вакыт та үзгәрә. Башкалабызда туристлар агымы арта, шуңа күрә сезонны бераз алданрак ачарга тәкъдим иттем. Артистлар ялларыннан 8 августта чыкты. Республика көне уңаеннан, җәй азагында дүрт спектакль күрсәтелде, – диде ул.

Камал театрында яңа сезонда биш премьера күрсәтергә ниятлиләр. Беренчесе 22 һәм 23 октябрьдә булачак. Коки Митани атлы япон драматургы әсәренә нигезләнеп, режиссер Айдар Җаббаров «Көл» спектаклен чыгара. Спектакльдә бары ике актер – Эмиль Талипов һәм Алмаз Борһанов кына катнаша. Тамашаны театрның Кече залында күрсәтәчәкләр.

5, 6 һәм 7 ноябрьдә театр Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» әсәре буенча куелган спектакль тәкъдим итәчәк. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, камаллылар 3,5 сәгать бара торган ике тәнәфесле спектакль әзерли. Сүз уңаеннан, Мәхмүт Галәүнең әлеге күренекле әсәрен сәхнәгә чыгару – баш режиссерның күптәнге хыялы. Гомумән, яңа сезон татар театрлары баш режиссерларының күптәнге ниятләрен тормышка ашыруы белән истә калыр, ахры. Нигә икәнен соңрак аңларсыз.

Декабрьнең соңгы көннәрендә Айдар Җаббаров Әмирхан Еники әсәре буенча «Рәшә» спектаклен куярга ниятли.

Үзебезнекеләрдән тыш, Камал театрының яңа сезоны премьералары исемлегендә бурят режиссеры Сойжин Жамбалова спектакле дә бар.

Яңа сезонның тагын бер премьерасын Рамил Гәрәев куячак. «Яңа татар пьесасы» лабораториясе кысасында Булат Минкин иҗат иткән, 1920 нче еллардагы ачлык чорына багышланган «Татар trip» пьесасын сәхнәләштерәчәкләр.

Билет бәяләренә килгәндә, әлегә әллә ни үзгәрешләр сизелми. Театрның рәсми сайты мәгълүматыннан күренгәнчә, билет бәясе – 400–1500 сум. Шулай ук билетларны «Пушкин картасы» белән дә алып була.

Тинчурин театры 

Тинчурин театры 89 нчы сезонын һәрвакыттагыча 15 сентябрь – Кәрим Тинчуринның туган көнендә ачып җибәрәчәк. Быел күренекле драматургның тууына 135 ел икән. Шуңа да театр труппасы бу сезонга ныклап әзерләнә. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, сезон ачыласы көнне драматургка багышланган төрле флешмоблар, лекцияләр, квестлар уздырырга ниятлиләр.

Һәм шушы ук көнне театрда Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча эшләнгән «Хан кызы Турандык» трагикомик әкиятен күрсәтәчәкләр. Спектакльне шулай ук 16, 30 сентябрь, 14, 29 октябрь көннәрендә дә карап булачак. Сүз уңаеннан, әлеге әсәр тәүге тапкыр 1918 елда ук сәхнәләштерелә. Ул чакта Турандыкның йөрәген яулап алырга омтылган Хәләф ролен Кәрим Тинчурин үзе уйнаган. Бу юлы әсәрне Венгриядән килгән татар егете Сәрдәр Таһировский куячак. Узган сезонда ул үзенең Казанда узган балачак елларына багышланган «Ядәч! Исемдә!» спектаклен куйган иде. Тинчурин театры күңеленә хуш килгән, күрәсең.

Тинчурин театры сәхнәсендә баш режиссер Туфан Имаметдинов та ике премьера белән «сыйларга» вәгъдә итә. Баш режиссерның һаман «теле ачылмау»га бик аптыраганнар иде инде узган ел. Менә бит!

Беренчесе – «Соф(т) татарча» лабораториясе кысасында язылган әсәр. Аны режиссер һәм фотограф Рәмис Нәҗмиев язган. Апуш атлы робот та катнашачак, дип вәгъдә итәләр. Көннәре генә билгесез.

Туфан Имаметдинов яңа сезонда күптәнге хыялын да тормышка ашырачак. Баш режиссер «Идегәй» дастанын сәхнәләштерергә ниятли. Бу ниятен тормышка ашыруның бик катлаулы булуын да яшерми. «Идегәй»не куяр өчен, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан, Тинчурин театрына грант бирелгән иде. Насыйп булса, барырбыз да, күрербез дә.

Билет бәяләре 300–1000 сум аралыгында тирбәлә.

Кариев театры 

Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында яңа – 35 нче сезон 30 сентябрьдә ачылачак. Сезонны премьерасы узган ел булган «Йосыф» спектакле белән башлап җибәрергә ниятлиләр. Ә аңа кадәр театр каршындагы мәйданчыкта «Яралу» дигән музыкаль-хореографик перформанс булачак.

Премьераларга килгәндә, беренчесе 14 октябрьгә билгеләнгән. 33 нче сезонда Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрен сәхнәләштергән һәм тамашачы мәхәббәтен яулаган Илсур Казакбаев, Уфа каласыннан килеп, «Ромео һәм Джельетта»ны куячак.

Кунак режиссерлар арасында Буа театрыннан Тимур Кулов та бар. Ул яңа сезонда Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары»н сәхнәләштерәчәк.

Билет бәяләре – 250 сумнан алып 600 сумга кадәр.

Әтнә театры 

Әтнәлеләр 106 нчы сезоннарын ачарга өлгерде инде. Беренче премьералары да булып узды. Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» драмасын тәкъдим итте алар. Бу көнне театр тагын бер сөенечле яңалык җиткерде – хәзер аларның рәсми сайтларында үз радиолары эшли.

Быелгы сезондагы спектакльләр арасында Илгиз Зәйниевнең узган ел бик җылы кабул ителгән «Хыял йорты» да бар. Театр белгечләре «Алмачуар», «Беренче мәхәббәт» пьесаларын да карарга киңәш итә. Билет бәяләре дә кулай монда: 200–500 сум.

Әлмәт театры 

Әлмәтлеләр 78 нче сезоннарын 6 октябрь көнне Илгиз Зәйниевнең «АХ яки мәхәббәт элмәге» комедиясе белән ачарга җыена. Премьераны 7се көнне дә күрсәтәчәкләр.

Сүз уңаеннан, Әлмәт театры турппасы 22 сентябрьдә Камал театры сәхнәсендә «Җил артыннан» спектаклен куячак. 26 ноябрьдә Казан тамашачысы Гаяз Исхакый әсәре буенча режиссер Айдар Җаббаров куйган «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен карый алачак. Яңа елдан соң әлмәтлеләр Зөлфәт Хәкимнең «Ана җыры» әсәре буенча куелган спектакльләрен алып килергә ниятли.

Билет бәяләре – 400–600 сум.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү