Узган елда Россиядә эш көненең уртача озынлыгы буенча рекорд куелган

Узган елда Россиядә эш көненең уртача озынлыгы буенча рекорд куелган. “РБК” хәбәренә караганда, ул алдагы елдагыдан 0,9 процентка артып,  7,17 сәгать тәшкил иткән. Соңгы 19 елда иң зур күрсәткеч бу.

Эш вакыты бер хезмәткәргә 1 ел эчендә 17,3 сәгатькә артып, елына 1,77 мең сәгатькә җиткән. Шулай итеп, эш көне озынлыгы бер ел өчен дә, бер көн өчен дә рекорд куйган (статистика 2005 елдан бирле алып барыла). Алдагы рекорд пандемиягә кадәр – 2019 елда теркәлгән. Ул чагында эш көненең уртача озынлыгы 7,15 сәгать тәшкил иткән, ә бер хезмәткәр бер ел эчендә 1,76 мең сәгать эшләгән.

Узган елда балыкчылык өлкәсе хезмәткәрләренең эш көне иң озыны булган. Алар уртача 8,21 сәгать эшләгән. Икенче урында – администраторлар (7,61 сәгать). Тимер руда чыгару өлкәсендә эшләүчеләр (7,6 сәгать) өченче урында.

Ә менә һава транспорты хезмәткәрләренең (6,14 сәгать), нефть һәм газ чыгару өлкәсе (6,86 сәгать),  ташкүмер чыгару өлкәсе (6,56 сәгать), мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең (6,8 сәгать) эш көне барыннан да кыскарак булып чыккан.

Белгечләр эш вакыты озынлыгы артуны җитештерү куәтләренең үсүе белән аңлата.


Фикер өстәү