Татарстанда фәкыйрьләр саны кимегән

Узган елда Татарстанда фәкыйрьләр саны, 90 нчы елларның урталарыннан бирле, иң түбән күрсәткечкә төшкән.

2022 елда республикада 940,3 мең кешенең айлык кереме 60 мең сумнан күбрәк тәшкил иткән. “Реальное время “Татарстанстат” мәгълүматларына таянып хәбәр иткәнчә, 2021 елдагы белән чагыштырганда мондыйларның өлеше артып,  17,5% тан 23,5%ка кадәр җиткән.  Республикада яшәүчеләрнең 14,3%ы  (572,2 мең кеше) аена 25 меңнән 60 мең сумга кадәр эш хакы ала. Халыкның бу өлеше 2021 елдагыга караганда 2,2%ка арткан. Ә инде иң киң таралган керем күләме – 27 меңнән 45 мең сумга кадәр. Халыкның 28,6%ы (1,1 миллион кеше) шундый хезмәт хакына эшли.

Шул ук вакытта айлык кереме 7 мең сумнан артмаучылар да бар. Халыкның 0,9%, ягъни 36 мең кеше әнә шундый аз акчага яши. Әмма аларның саны кими: 2021 елда бу өлеш 2% кына тәшкил иткән.

Республикада яшәүчеләрнең 2,3%ы (92 мең кеше) – аена 7 меңнән 10 мең сумга кадәр, 5,4%ы (216 мең кеше) – 10 меңнән 14 мең сумга кадәр, 9,1%ы (396,1 мең кеше) – 19 мең сумга кадәрге керемгә яши. Тулаем алганда, Татарстанда фәкыйрьлек чигендәге кешеләрнең өлеше 5% (194,3 мең кеше) тәшкил иткән. Бу – 1995 елдан бирле иң түбән күрсәткеч. Шуны да билгеләп үтик: Татарстанда кереме фәкыйрьлек  чигеннән кимрәк күләмдәге (13 762 сум) кешеләр өлешенең иң югары күрсәткече 2000 нче елда теркәлгән. Ул чагында бу күрсәткеч 33,2% тәшкил иткән.

Сүз уңаеннан, узган елда республикада яшәүчеләр кеременең гомуми күләме 2,156 триллион сум тәшкил иткән. 2021 елдагы күрсәткечтән (1,852 триллион сум) 304,5 миллиард сумга күбрәк сан бу. Җан башына уртача керем исә – аена 46 249 сум. Шул ук вакытта уртача хезмәт хакы берникадәр зуррак күләмдә – 52 088 сум (2021 елдагыга караганда 15,9%ка күбрәк).

Исегезгә төшерәбез: Татарстан узган елгы йомгаклар буенча “РИА Рейтинг” агентлыгы төзегән  төбәкләрдә хезмәт хакы үсү рейтингында 21 нче урынга чыккан.


Фикер өстәү