Миңнеханов Тикшерү идарәсенең җинаятьчелеккә каршы көрәштә зур өлеш кертүен әйтте

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең 2023 елда эш йомгаклары буенча киң вәкиллекле киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.

Узган елга йомгак ясап, идарә җитәкчесе Валерий Липский тикшерүчеләр тарафыннан җинаятьләр турында 8,5 меңгә якын хәбәр каралуын, 4,6 меңнән артык җинаять эше кузгатылуын билгеләп үтте. 3 мең 448 җинаять эше тәмамланган, аларның күбесе судка җибәрелгән.

Тикшерү органнары белән үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә үтерүләр (97,7%), үлем белән тәмамланган сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү фактлары (99%), көчләүләр һәм җенси характердагы көчләү гамәлләре (100% һәм 98,6%) тотрыклы югары дәрәҗәдә ачыла.

Узган елларда ачылмаган 129 җинаять ачылган һәм тикшерелгән. 13 кеше үтерүдә, 7 көчләү һәм көчләү гамәлләрендә гаеплеләр ачыкланган. Хокук саклау органнарының уртак тырышлыгы белән 101 җинаять кылган 45 ОҖТ әгъзасы суд алдына баса.

Коррупция җинаятьләрен ачыклау һәм тикшерү эше дәвам итә. 824 җинаять эше кузгатылган, 242 җинаять эше буенча 269 гаепләнүче 828 җинаять кылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 28,8%ка күбрәк.

Эшне тиешенчә оештыру һәм ведомствоара хезмәттәшлек зыян күрүчеләргә һәм дәүләткә якынча 1,7 млрд сум күләмендә зыянны каплауга ирешергә мөмкинлек бирә, бу барлык китерелгән милки зыянның 75,7 процентын тәшкил итә. Кулга алынган милекне исәпкә алып (1 млрд 414 мең сумга), зыян күрүчеләргә 100%тан артык зыянны каплау тәэмин ителгән.

Салым җинаятьләрен тикшергәндә зур нәтиҗәләргә ирешелгән. 3,5 тапкырдан артык кузгатылганнар саны (68дән 250гә кадәр) һәм 5 тапкырга диярлек судка җибәрелгәннәр саны (29дан 140ка кадәр) арткан. Узган ел кайтарылган салым бурычы күләме, шул исәптән кулга алу юлы белән дә, якынча 1,6 млрд сум тәшкил иткән.

Хезмәт хакын түләмәүгә бәйле җинаятьләргә каршы көрәш өлкәсендә дә уңай нәтиҗәгә ирешелгән. Тикшерүчеләр тырышлыгы белән республикада хезмәт хакы буенча бурыч 131 млн сумнан 94 млн сумга кадәр кимегән, ә ел дәвамында 212 млн сумга якын бурычны түләү тәэмин ителгән.

Тикшерүчеләр беренчеләрдән булып балалар бәла-казасы белән йөзгә-йөз килә һәм җинаятьчел һөҗүмгә дучар булган балигъ булмаганнарга ярдәм күрсәтә. 2023 елда тиешле категориядәге 775 җинаять эше кузгатылган, 337се судка җибәрелгән, суд каршына 357 җинаятьче бастырылган.

Экстремистик һәм террорчылык күренешләренә каршы торуга да игътибар аз түгел. Узган ел тикшерүчеләр тарафыннан әлеге өлкәдә 32 җинаять эше кузгатылган, шуларның 15е 17 гаепләнүчегә карата җинаять эше кузгатылган.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау һәм кабул итү эше дәвам итә. Шәхси кабул итү рәвешендә 14 меңгә якын кеше кабул ителгән, бу узган ел белән чагыштырганда 24%ка күбрәк (11 мең 117). Нәтиҗәдә, килгән мөрәҗәгатьләр саны 27%ка кимегән (6 мең 387дән 4 мең 631гә кадәр), бу гражданнарның югары ышанычы турында сөйли.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җинаятьчелеккә каршы көрәш эшенә зур өлеш кертә. Республиканың Рәисе тикшерүнең активлыгын һәм сыйфатын арттыруны, шулай ук тикшерүнең оперативлыгын, судка җибәрелгән эшләр санының артуын, шул исәптән киң җәмәгать резонансы алганнарын һәм прокурор һәм суд тарафыннан кайтарылган эшләр санының кимүен билгеләп үтте.

«Узган елларда җинаять кылган затларны, шулай ук оешкан җинаятьчел төркемнәрдә катнашучыларны фаш итү буенча актив эш бара. Тикшерү идарәсе җитәкчелеге җинаятьчел һөҗүмнәрдән зыян күрүчеләрнең хокукларын торгызуга зур игътибар бирә. Кешеләр сезнең янга килә һәм сез аларның ышанычын аклыйсыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, салым хезмәте идарәсе белән хезмәттәшлек узган ел бюджетка 1,7 млрд сумнан артык салым керүне тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. ТР Рәисе ассызыклаганча, елдан-ел республикада салым җыю, күп очракта тикшерүчеләр тырышлыгы белән, илдә иң югарыларның берсе булып кала.

Рөстәм Миңнеханов аерым игътибар таләп итә торган мәсьәләләрне билгеләде. Алар арасында балигъ булмаганнарга карата җинаятьләрне тикшерү һәм аларны профилактикалау. «Чыннан да куркыныч проблема — балаларга карата көч куллану. Узган ел республикада 558 балигъ булмаган бала җинаять корбаны булган. Бу категориядәге җинаятьләргә каршы көрәштә барлык органнарның тырышлыкларын җайга салу буенча тулы чаралар күрергә, аларның ачылуын арттырырга һәм профилактикасын көчәйтергә кирәк», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хезмәт хакы түләү, гражданнарның социаль якланмаган категорияләренең хокуклары бозылуны торгызу, МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә бәйле хәлне контрольдә тоту да мөһим.

Республика Рәисе коррупциягә каршы көрәш темасына аерым тукталды. «Тикшерү органнарының тырышлыгы мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә көнкүреш коррупциясе фактларын туктатуга һәм югары урыннардагы коррупционерларны җинаять җаваплылыгына тартуга юнәлдерелергә тиеш. Дәүләт милкен һәм бюджет акчаларын саклау турындагы законнарны бозуга бәйле җинаятьләрне тикшерү эшен активлаштырырга, юридик һәм вазыйфаи затларның эшчәнлегендәге хаталарга принципиаль рәвештә җавап бирергә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул китерелгән зыянны компенсацияләү салым җинаятьләрен тикшерүдә беренчел бурыч булуын билгеләп үтте. Әйтик, узган ел икътисадый җинаятьләр турындагы җинаять эшләре буенча 1,6 млрд сумга якын акча кире кайтарылган, ә милеккә кулга алуны исәпкә алып — 2 млрд сумнан артык. «Кешеләрнең шуны аңлавы мөһим: салымнарны түләү, бер мизгеллек табыш артыннан куып, җинаять җаваплылыгына тартылуга караганда җиңелрәк һәм куркынычсызрак», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Геосәяси вәзгыятьтә иң куркыныч янауларның берсе — экстремизм һәм террорчылык. Аларга каошы көрәш бер минутка да туктап тормаска тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук мигрантлар белән эшләү темасына да тукталды: «Безнең икътисадка мигрантлар кирәк. Алар белән сыйфатлы эш төзергә, аларны социализацияләү өчен шартлар тудырырга кирәк. Без үз тәкъдимнәребезне Россия Федерациясе Хөкүмәтенә җиткердек, Дәүләт Советы аша да мөрәҗәгатьләр булачак. Бу тема безнең өчен бик мөһим».

Шулай ук көн тәртибендә тикшерүчеләрнең әзерлек дәрәҗәсен камилләштерү бурычы кала. ТР Рәисе сүзләренчә, тикшерүләрнең үзенчәлекләре, шул исәптән дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча хезмәткәрләрнең белемнәрен арттыруга игътибар итәргә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов быел республикада берничә мөһим чара узачагын искәртте: Россия Президентын һәм ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, БРИКС саммиты, БРИКС Уеннары, Киләчәк Уеннары, KazanForum. «Без аларны имин генә иң югары дәрәҗәдә үткәрергә тиеш. Барлык хокук саклау органнары белән берлектә иҗтимагый-сәяси вәзгыятьнең тотрыксызлануына юл куймау буенча тулы чаралар күрү бик мөһим», — дип белдерде республика Рәисе.

Ахырда идарәнең кайбер хезмәткәрләре Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләренә лаек булдылар.


Фикер өстәү