Татарстан Президенты: Халыкның прокурорларга ышанычы югары дәрәҗәдә кала

Бүген Казанда күзәтчелек ведомствосының 2022 елгы эш йомгакларына һәм 2023 елга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты. Бу хакта ТР Президенты Матбугат хезмәте яза.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, 2022 елда Татарстан Прокуратурасы моңарчы күрелмәгән социаль-икътисадый һәм сәяси чакырулар шартларында эшләвен дәвам иткән. «Моңарчы күрелмәгән санкцияләр шартларында гражданнарның төп хокукларын һәм ирекләрен, җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклауга аерым игътибар бирелде. Җәмгыять бездән актуаль проблемаларны хәл итүдә реаль хокукый яклау һәм ярдәм көтә. Без алдыбызга куелган барлык дәүләт бурычларын хәл итәргә тиеш», – дип ассызыклады республика күзәтчелек ведомствосы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, узган ел чакырулары җәмгыятьне һәм дәүләтне яклауга юнәлдерелгән көчләрне берләштерүне таләп итте. Килеп туган шартларда Татарстан Республикасы Прокуратурасы үзенә йөкләнгән бурычларны югары дәрәҗәдә башкарды.

«Республика Прокуратурасы тарафыннан координацияләгән хокук саклау органнарының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә җинаятьчелек үсешенең тискәре тенденциясен һәм криминоген активлык артуын җиңеп чыгып булды», — диде ТР Президенты.

Ул халыкның прокурорларга ышанычының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Узган елда республика прокуратурасы органнарына 100 меңгә якын мөрәҗәгать килгән, аларны карап тикшергәндә 12 меңнән артык хокук бозу ачыкланган. Алар буенча прокурор реакциясе чаралары күрелгән.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, РФ Кораллы көчләре тарафыннан махсус хәрби операция үткәрү сәбәпле, гражданнар оборонасы саклау корылмаларын карап тотуны һәм эксплуатацияләүне җайга сала торган законнарның үтәлешенә күзәтчелекне көчәйтү буенча максатчан эшне дәвам итәргә кирәк. Хәзерге вакытта республикада корылмалар фонды бар — 1091 берәмлек, шуларның 673е кабул итүгә әзер. «Прокуратура органнарына әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк», — дип мөрәҗәгать итте республика Президенты коллегиядә катнашучыларга.

Рөстәм Миңнеханов Интернет челтәрендә РФ Кораллы Көчләре, дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген дискредитацияләүгә, хокук тәртибен тотрыксызландыруга, республикада җәмәгать тынычлыгын, шулай ук экстремистлык эшчәнлеген тормышка ашыруга чакыруларга юнәлтелгән дөрес булмаган белешмәләрне ачыклаганда тәвәккәл эш итәргә чакырды.

«Россиягә карата кертелгән санкцияләр икътисадның барлык секторларына, бигрәк тә кече һәм урта бизнеска тискәре йогынты ясады. Бу катлаулы вакытта эшкуарларыбызга ярдәм итү, бизнес өчен административ киртәләрне бетерү эшен дәвам итү мөһим», — дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны җентекләп күзәтеп баруның мөһимлеген билгеләп үтте: «Аларны гамәлгә ашыру – беренче чиратта республикада тотрыклылыкны саклау, инвестицион җәлеп итүчәнлекне үстерү, яңа эш урыннары. Финанс чараларын урлау яки максатсыз куллану, шулай ук бу өлкәдәге коррупция күренешләре абруй ягыннан югалтуларга китерергә мөмкин.»

Хәзерге вакытта җинаятьләрнең кайбер куркыныч категорияләренә, беренче чиратта, Интернетта урлауларга яки аны куллануга игътибар итәргә кирәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Виртуаль киңлектә урлау һәм мошенниклык актив үсешен дәвам итә.

Сәнәгать производстволарында һәм газ җиһазларын кулланганда торак урыннарда гражданнарның иминлеге дә игътибарга лаек. «Кешеләрнең углерод газыннан агулану фактлары даими рәвештә теркәлә. Вәкаләтле органнарга сезнең ярдәм белән гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм кешеләрнең үлемен булдырмау буенча мөмкин кадәр катгый чаралар күрергә кирәк», — дип ассызыклады республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов инвалид балаларның социаль хокукларын яклауга аерым тукталды. Прокурор күзәтчелеге практикасына, анализ күрсәткәнчә, бүгенге көнгә кадәр әлеге өлкәдә хокук бозулар бетерелмәгән. Компенсация түләү срокларын бозу, балаларны техник тернәкләндерү чаралары, шулай ук юлламалар белән тәэмин итмәү аеруча еш очрый. «Прокуратурадан әлеге юнәлештәге эшчәнлекнең көчен киметмәвен сорыйм. Гомумән, без уртак көч белән барлык куелган бурычларны да үтәячәкбез дип ышанам», — дип өстәде Татарстан Президенты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов алдынгы Прокурор хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Россия Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин үз чыгышында шулай ук республика өчен актуаль проблемаларны билгеләде һәм прокурорлар алдына аларны хәл итү буенча бурычлар куйды.


Фикер өстәү