Рөстәм Миңнеханов: «Сезнең һәркайсыгыз үз җаваплылыгын тулысынча аңлый»

Бүген прокурорлар республикада законлылык һәм хокук тәртибен саклау буенча катлаулы һәм җаваплы бурычларны намус белән үтиләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Прокуратурасы хезмәткәрләре көненә багышланган чарада белдерде. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.

Чара Россия Президенты Владимир Путинның ведомство хезмәткәрләре һәм ветераннары адресына видео котлавы белән башланды. «Өч гасырдан артык тарихы дәвамында прокурорлар үзләренең әһәмиятле, мөһим ролен, законга һәм ватанга хезмәт итүдә аерым билгеләнүләрен ышандырырлык итеп расладылар. Һәм хәзерге прокуратура — дәүләт хакимиятенең иң мөһим институтларының берсе. Сезнең бөтен эшчәнлегегез традицион рәвештә гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, федераль һәм төбәк законнарының үтәлешен күзәтүгә бәйле», — дип билгеләп үтте Дәүләт Башлыгы.

Россия Генераль прокуроры Игорь Краснов, үз коллегаларына видео аша мөрәҗәгать итеп, ведомство хезмәткәрләренең елдан-ел потенциалын арттыруына, компетенцияләрен киңәйтүенә һәм эшендә оперативлыгын саклавына игътибар итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, гражданнарның, шул исәптән мобилизацияләнгән гаиләләрнең, балигъ булмаганнарның, эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының социаль-икътисадый хокукларын яклау, икътисад өлкәләрендә, оборона-сәнәгать комплексында законлылыкны тәэмин итү, җинаятьләргә каршы тору – республика прокуратурасы контролендә булган өстенлекле мәсьәләләрнең бер өлеше генә.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, ведомство хезмәткәрләренең принципиальлеге һәм үҗәтлеге, гражданнарның проблемаларына игътибарлы мөнәсәбәт иҗтимагый тормышның һәм дәүләт эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә законның өстенлеген тәэмин итә, республикада тотрыклы социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне саклауга ярдәм итә.

2024 ел республикада вакыйгаларга бик бай булачак. Россия Президентын сайлаулар, ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, Брикс кысаларында чаралар, Киләчәк Уеннары, KazanForum узачак. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, прокурорлар катнашында республика әлеге чараларны югары дәрәҗәдә үткәрергә, аларның иминлеген тәэмин итәргә тиеш.

«Татарстан җитәкчелеге республика алдында торган бурычларны хәл итүдә сезнең һәрьяклап ярдәм итүегезне тоя. Хезмәтегез һәм эшегезгә тугрылыгыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Ышанам, сезнең һәркайсыгыз үз җаваплылыгын тулысынча аңлый һәм киләсе елда сез эшне гадәттәгечә югары дәрәҗәдә дәвам итәчәксез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Прокуроры билгеләп үткәнчә, 2023 елда республика Прокуратурасына кергән 106 мең мөрәҗәгать һәм шәхси кабул итүләрдә каралган 23 меңнән артык шикаять халыкның прокурорларга ышанычының югары дәрәҗәсе турында сөйли. «Һәр мөрәҗәгатьтә кеше язмышы тора. Төрле өлкәләрдә гражданнарның, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең хокукларын яклау буенча 35 мең прокурор реакциясе актлары — сәламәтлек саклау һәм инвалидлар хокуклары, ТКХ һәм юл эшчәнлеге, бюджет процессының нәтиҗәлелеге һәм илкүләм проектларның максатларына ирешү, зыян күрүчеләрнең хокукларын җинаятьчел һөҗүмнәрдән яклау. Болар барысы да прокуратура хезмәткәрләренең вәкаләтләренең бик аз өлеше генә», — дип ассызыклады Альберт Суяргулов.

Аннары республика Рәисе һәм Татарстан прокуроры прокуратура хезмәткәрләренә берничә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.


Фикер өстәү