Кач ману көнендә Казанда су коену урыннары билгеле

Православие дине вәкилләре 19 гыйнварда Кач ману көнен билгеләп үтә, моның өчен шәһәрдә 5 урында су коену урыннары булдырылачак.

Кач ману – христиан динендә иң мөһим 12 бәйрәмнең берсе. 19 гыйнварда барлык чиркәүләрдә иртәнге унда бәйрәм догалары башлана.
Шәһәр хакимияте 5 урында су коену урыннары оештырачак:
* Югары Кабан күлендә – Сокол кафесы ягыннан, Кабан күлендә – Борисовская урамы ягыннан, Идел елгасында – 54нче йорт янында:
* Мәрьям ана иконасы чиркәве янында часовня;
* Изге Евдокия чиркәве янындагы бәкедә.
Барлык су коену урыннарында коткаручылар, “Ашыгыч ярдәм” табиблары һәм полиция хезмәткәрләре дежур торачак.


Фикер өстәү