Минтимер Шәймиев Мәрьям Ана Казан иконасы соборын яңадан торгызу буенча киңәшмә уздырды

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Богородица монастыре территориясендә Мәрьям Ана Казан иконасы соборын яңадан торгызу урынында киңәшмә уздырды.

Минтимер Шәймиев белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан объектта төзелеш эшләренең барышы белән таныштылар.

“Евростройхолдинг+” ҖЧҖ генераль директоры Владимир Казилов бүгенге көнгә төгәлләнгән эшләр турында сөйләде. Югары гыйбадәтханәне сылап бизәү тәмамланды, аны алтынлау эшләре башланды. Мәгарә чиркәвендә урнаштырылачак иконостасны эшләү бара. Шулай ук Мәгарә чиркәвенең сакланып калган рәсемнәре реставрацияләнә. Собор территориясен төзекләндерү эшләре башланды.

“Татинвестгражданпроект” ДУП скверны төзекләндерү проектын башкарган.

“Музей проектлау үзәге” ҖЧҖ Мәрьям Ана Казан иконасы һәм Богородица монастыре тарихы музееның фәнни концепциясен эшләгән.

“Идел буе археологиясе” ҖЧҖнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Андрей Старков Мәрьям Ана Казан иконасы соборы музей экспозицияләре проектын тәкъдим итте, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

 


Фикер өстәү