Минтимер Шәймиев ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы Рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья ислам оешмасының (ICESCO) мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча  Генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты.

1981 елда оештырылган Бөтендөнья ислам оешмасының (ICESCO)  мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча  Ислам хезмәттәшлеге оешмасының әгъза-дәүләтләре булган мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Аны ЮНЕСКОның ислам аналогы дип атыйлар.

ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик Татарстан башкаласында ачылган Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашу өчен кичә Татарстанга килде.

Минтимер Шәймиев ИСЕСКО Генераль директорына тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча «Яңарыш» республика фонды эшчәнлеге турында экспозиция тәкъдим итте, Фонд тарафыннан гамәлгә ашырылган Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу, Болгар ислам академиясен булдыру һәм Казан Изге ана иконасы соборын торгызу, «Адымнар» күп телле белем бирү комплексларын булдыру проектлары турында сөйләде.

Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик Минтимер Шәймиевка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, Татарстанның беренче Президенты ислам илләрендә Россия Федерациясе белән мөселман дәүләтләре арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуга һәм Ислам мәдәниятен торгызуга зур өлеш керткән өчен Король Фәйсал исемендәге халыкара премиясенең беренче Россия  лауреаты буларак билгеле булуын әйтеп узды.

ИСЕСКО Генераль директоры Минтимер Шәймиев һәм «Яңарыш» республика фондының тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча эшчәнлеген югары бәяләде.

«Мин кичә Кремль буйлап экскурсиядә булдым, мәһабәт Кол Шәриф мәчетен һәм аның янында Благовещенье соборын күрдем. Мөселман Болгарын да, православие динен тотучы Свияжскны яңадан торгызуыгыз куанычлы. Бу халыкны берләштерү өчен зирәк карар», — дип билгеләп үтте ул.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының ИСЕСКО белән хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

Очрашуда Бөтендөнья ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча партнерлык һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Анар Кәримов катнашты.


Фикер өстәү