ИСЕСКО генераль директоры Рөстәм Миңнехановка: «Без Татарстанда яшьләргә ярдәм итүләрен күрәбез

Бүген Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында Бөтендөнья ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча (ИСЕСКО) генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәт Әл Мәлик белән очрашты.

ИСЕСКО – әлеге оешмага кергән дәүләтләр арасында элемтәне ныгыту өчен мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният һәм элемтәләр мәсьәләләре белән шөгыльләнә. ИСЕСКОның штаб-фатиры Рабат шәһәрендә (Марокко) урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан ИСЕСКО белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Без мөнәсәбәтләребезне үстерүгә сез керткән өлешене югары бәялибез, диде ул Сәлим бән Мөхәммәт Әл Мәликкә мөрәҗәгать итеп.

«Татарстан — мөселман дөньясы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән актив хезмәттәшлек итүче Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Шул ук вакытта безнең мөмкинлекләр әле чигенә җитмәгән. Без халыкара гуманитар хезмәттәшлеккә һәм бөтендөнья мирасын саклауга зур игътибар бирәбез. Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән өч объект бар. Казан Кремле, борынгы Болгар шәһәре, Свияжск утрау-шәһәрчеге», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен тагын бер объектка — Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләренә гариза әзерләнүен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сәлим бән Мөхәммәт Әл Мәлик әфәндене агымдагы елның октябрендә Малайзиядә узачак «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашырга чакырды.

Ул шулай ук 2024 елның май аенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы узачагын хәбәр итте. 2024 елда Казанда узачак тагын бер мөһим вакыйга – БРИКС дәүләт башлыклары саммиты. «Бу чарада сезне каршы алырга шат булырбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов ИСЕСКО генераль директорына мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Рәисе Бөтендөнья ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директорына Татарстанга һәм Казан глобаль яшьләр саммитына игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул бүгенге аралашу ислам дөньясында мәдәният, мәгариф һәм фәннең алга таба үзара бәйләнешенә һәм үсешенә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәт Әл Мәлик очрашу барышында Казанга беренче тапкыр килүен хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, бүген аралашу өчен күп юнәлешләр бар. «Без Татарстанда яшьләргә ярдәм итүләрен күрәбез, — диде ул. – Яшьләр — киләчәгебез ул. Бүгенге көндә безнең оешмада хезмәткәрләрнең 28% 30дан яшьрәк».

Сәлим бән Мөхәммәт Әл Мәлик әфәнде шулай ук ИСЕСКОда Татарстан һәм Россия белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынуларын билгеләп үтте. Ул Казандагы халыкара чараларга чакыру өчен рәхмәт белдерде һәм анда катнашачагын белдерде


Фикер өстәү