1 сентябрьдән Казанда җәмәгать транспортында ташлама белән йөреп булачак

1 сентябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортында 8-10 сум ташлама белән йөреп булачак. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков хәбәр итте.

Акция быелның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Җәмәгать транспортында йөргәндә билетны ташламалы бәядән алу өчен телефонга “Мир” картасы йөкләтелгән булырга тиеш. Аның ярдәмендә сезгә 8 сум ташлама ясалачак. Татарстанда яшәүче картасы белән түләгән очракта җәмәгать транспортында йөрү 10 сумга арзангарак төшәчәк.
– Йөртүчеләр зыян күрмиячәк. Алар һәр сәфәр өчен түләүне тулы күләмдә алачак, – дип ышандырды министр урынбасары.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү 36 сумга төшә. Банк яки транспорт картасы белән түләсәң, 35 сумга чыга.


Фикер өстәү