Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта

1 майдан башлап Казанда Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары буенча җир өсте җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга яңа тарифлар гамәлгә керә.

Кәгазь акча һәм банк картасы белән түләгәндә юл бәясе бер сумга артачак – 36 сум һәм 31 сум тәшкил итәчәк, транспорт картасы белән түләгәндә – 31 сум. Ташламага ия булучылар өчен компенсация 23 сум тәшкил итәчәк. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

«Тарифлар артуның төп сәбәпләре – узган елда инфляция дәрәҗәсе, дизель ягулыгына бәяләр арту, шулай ук җәмәгать транспортына техник хезмәт күрсәтү өчен комплектлау һәм запас частьләрнең кыйммәтләнүе», диелә хәбәрдә.

Нәтиҗәдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты кәгазь яки банк картасы белән түләгәндә юл бәясен 3 процентка арттыру турында карар кабул итте, ә транспорт картасы өчен түләүне исәпкә алып, гомуми артым 9 процент тәшкил итәчәк, бу инфляциянең уртача дәрәҗәсенә туры килә.

Бүген Казанда 11 транспорт предприятиесе эшли, аларда 5 меңнән артык кеше хезмәт итә. Пассажирлар йөртүчеләрнең гомуми паркында 730 автобус, 85 трамвай, 136 троллейбус һәм метрополитенның 15 поезды исәпләнә.

Банк картасы юл йөрү өчен түләүнең иң популяр ысулы булып тора – аннан пассажирларның 40,2 проценты файдалана. Ташламалы категориягә 32,3 процент пассажир керә. Шәһәр халкының 19 проценты транспорт картасыннан файдалана. Пассажирларның гомуми саныннан 8,6 проценты акчалата түли, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү