Илдар Шакиров юлда йөрү бәясе арту турында: “Бу – алдан сораганнан кимрәк”

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең транспорт буенча урынбасары Илдар Шакиров җәмәгать транспортында йөрү бәясе ни өчен артуын әйтте.

– Шәһәр маршрутында 1037 данә транспорт чарасы, шул исәптән, 749 автобус, 182 троллейбус һәм 102 трамвай эшли. Автопаркның 35 проценттан да күбрәгенең уртача “яше” ун яшьтән дә артты. Моннан тыш, тармакта кадрлар кытлыгы да күзәтелә. Бүген 1,5 мең хезмәткәр, шул исәптән 800 йөртүче җитми. Әлеге һәм башка чыгымнарны исәпкә алып, пассажир йөртүчеләр юлда йөрү бәясен моннан да күбрәк суммага арттырырга тәкъдим иткән иде. Бу – алдан сораганнан кимрәк, – диде ул Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында.

Инде хәбәр иткәнебезчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта. Акчалата түләгәндә билет бәясе – 42 сум, карта белән түләгән очракта – 38 сум булачак. Бер сәфәргә исәпләнгән электрон карта белән йөрү хакы да 38 сум тәшкил итәчәк. Йөз сәфәргә исәпләнгән электрон картадан файдаланучыларга исә җәмәгать транспортына бер тапкыр утыру 28 сумга төшәчәк. Тарифлар уртача 9,5 процентка артачак, диделәр утырышта.


Фикер өстәү