Җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен һәр ел саен берәр сумга арттыруны тәкъдим иттеләр

Җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен һәр ел саен 1әр сумга арттырырга мөмкин: билет хакының кинәт кенә югарыга “сикерүеннән” котылуга ярдәм итәчәк бу. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев әнә шундый тәкъдим белән чыккан.

– Транспортка тарифлар, коммуналь өлкәдәге кебек,  һәр ел саен түгел, ә өч елга яки биш елга бер тапкыр гына үзгәртелә… Шуннан соң кинәт кенә күпкә кыйммәтләнә. Без аларны һәр ел саен арттырырга тәкъдим итәбез. Тик ил Хөкүмәте рөхсәт иткән түләү чикләрендә генә.

Груничев басым ясап әйткәнчә, әлегә бу мәсьәлә өйрәнелә.

Ул билгеләп үткәнчә, Тарифлар буенча дәүләт комитетының бурычы – транспортта юл йөрү бәясен арттыруның икътисади яктан нигезләнгән, ягъни акланган булуын ачыклау. Әмма бүгенгә транспорт оешмаларының үзләре тәкъдим иткән күләмдә юл йөрү бәясен арттыруга нигезләре юк.

–  Министрлар Кабинетына үзебезнең исәп-хисапларны җибәрдек. Бәяне транспорт оешмалары сораган дәрәҗәдә күтәрүгә нигезләр юк дип саныйбыз, – дип белдергән ул.

 


Җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен һәр ел саен берәр сумга арттыруны тәкъдим иттеләр” язмасына фикерләр

  1. Ел саен бер сум дигәннәре бер сум булмаячак, 2-3 сум булачагын көт тә тор. Чаллыда 22 сум иде — 25 кә әйләнде. Көн саен эшкә бару-кайту өчен 6 сум артыграк түлисе. Аена буладыр ул 22х6 =132 сум. Елына 12х132= 1584 сум. Бу әле бер кеше өчен. Гаиләдә 4 кеше дип исәпләсәк ул балыдар 1584х4= 6336 сум. Менә сиңа 3 тәңкә?!

Фикер өстәү