2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда җылылык энергиясенә тарифлар үзгәрмәде

1 гыйнвардан җылылык энергиясенә тарифлар артмады. Алар хәзер дә элеккеге дәрәҗәдә. Мондый тарифлар якындагы ярты елда – 2021 елның 30 июненә кадәр гамәлдә булачак. Аларны 1 июльдән генә индексацияләнәчәк.

Җылылык энергиясенә гамәлдәге тарифлар белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында  https://kt.tatarstan.ru/tarifi-dlya-naseleniya-5009089.htm бүлегендә танышырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме коммуналь ресурсларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләгән тарифларга һәм аларны куллану күләменә карап исәпләнә.

Җылылык энергиясе белән тәэмин итүче һәр оешма өчен тарифлар индивидуаль билгеләнә. Җылылык белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтү бәясе әлеге хезмәт күрсәтүнең технологик процессларына (җылылыкны эшләп чыгару ысулына, казаннарның характеристикасына, җиһазларның йөкләнеш дәрәҗәсенә, җылылык челтәрләренең озынлыгына, төп фондларның тузу дәрәҗәсенә, җылылык энергиясе җитештерүнең исәпләмә күләменә һ.б.) бәйле.

Төрле хуҗалык итүче субъектларның тарифлары бертөрле була алмый, чөнки оешманың конкрет техник-икътисадый күрсәткечләреннән чыгып исәпләнә.

Шунысын да билгеләп үтик, РФ Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында» 06.05.2011 ел, № 354 (29.12.2020 ред.) карары нигезендә («Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре» белән бергә) ТКХ өчен түләүне контрольдә тоту вәкаләтләре ТР Дәүләт торак инспекциясенә йөкләнгән.


Фикер өстәү