Газетага язылу

«Аерылышкан ирем торагыннан улыбызга өлеш тиешме?»: укучы соравына «ВТ» җавап бирә

– Ирем белән 1983 елда өйләнешеп, 1999 елда аерылыштык. Бу чорда фатир алдык, торак – ирем исемендә. Аерылышканда, мин фатир бүлешүдән баш тарттым. Ирем исә күп еллар буе шунда яшәде.

Буйга җиткән улыбыз бар. Хәзер элекке ирем фатирны сатарга ниятләп йөри. Улыбызның бу торакның бер өлешенә хокукы бармы?

Фирая. Казан

Юрист Булат Закиров җавап бирде.

– Уртак мөлкәттән баш тартуыгыз сәбәпле, бергә яшәгәндә сатып алынган фатирыгыз элекке ирегезнең мөлкәтенә әйләнгән. Милекче исә үзенең мөлкәте белән теләсә ничек эш итәргә: аны  сатарга, үзе милекче булып калып, торагын кемгәдер биреп торырга, залогка салырга һәм законга каршы килмәгән башка гамәлләр кылырга мөмкин.

Улыгызның фатирга хокукы буенча түбәндәгеләрне белеп торырга кирәк: Россия Федерациясе Гаилә кодексының 60 статьясындагы 4 пункты нигезендә, баланың ата-ана мөлкәтен милеккә алуга хокукы юк, шулай ук ата-ананың да баланың  милкенә хокукы була алмый. Шуңа күрә улыгыз әтисе фатирының бер өлешенә дәгъва кыла алмый.

Фатирны мираска алуга килгәндә, Гаилә кодексының V бүлеге нигезендә, әтисе (милекче) вафат булган очракта, бала мираска хокуктан файдалана ала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре