Газетага язылу

Клиентларының 1,6 миллион сум акчасын урлаган хатын-кызны Камбоджадан Татарстанга кайтаралар

Түбән Каманың элекке туристлык агентлыгы җитәкчесе, аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләнелүче Елена Мелентьеваны Камбоджадан Татарстанга кайтаралар.

Бу хакта Россия Генераль прокуратурасы хәбәр итә. Ведомство Пномпень аэропортында Мелентьеваны җирле полиция хезмәткәрләренең самолетка озатулары чагылдырылган кадрларны күрсәткән. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, Мелентьева үзенең туристлык фирмасы клиентларын 1,6 миллион сумга алдаган. 2014 елда ул 21 клиент белән туристлык юлламаларын сайлау, броньлау һәм аларга түләү буенча килешүләр төзегән.

Әмма беркемгә дә бернинди юллама бирелмәгән. Моннан тыш Мелентьева, акчаны кире кайтармау нияте белән, ике кешедән 2,6 миллион сумлык бурыч алган. Күзәтчелек ведомствосы хәбәренә караганда, халыкара эзләүгә игълан ителгән тагын бер кеше – бизнесмен Руслан Скляров Комбоджадан Россиягә кайтарылачак. Монысы кредитлау өлкәсендә мошенниклыкта гаепләнелә.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, Скляров коммерция оешмасы җитәкчесе булганда банклар белән кредит килешүләре төзеп, алардан 6,5 миллион сумнан артыграк акчасын урлап качкан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре