Алексей Песошин – Тарифлар комитеты хезмәткәрләренә: “Сезгә мактау сүзе гел эләкми”

Быелның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артачак. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетының еллык киңәйтелгән утырышында әйттеләр. Баксаң, 2022 елның 1 декабреннән соң тарифлар артмаган икән.

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев сүзләренчә, тарифлар арткач, республикада яшәүчеләрнең 72 проценты өчен түләү үсеше 10,8 проценттан да кимрәк булачак. Калганнары өчен 15,7 проценттан артмаячак.

Утырышта катнашкан Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановны коммуналь хезмәтләр өчен бурыч җыелу һәм челтәрләрнең искерүе борчый.

– Бурычлыларга бүгенге йогынты ысуллары эшләми. “Профессиональ” түләмәүчеләр һәм буш торучы фатирлар бар. Аларның хуҗалары ЖКХ хезмәтләренә бурычларын түләми. Бурыч күләменең фатир бәясеннән арткан очраклары бар хәтта. Судлар аша бурычларның 98 процентын түләтүгә ирештек. Әмма 2 процентын төрле сәбәпләр аркасында берничек тә түләтеп булмый. Шушы 2 процентны тарифта күздә тотарга кирәк дип саныйм. Шулай ук суд аша күчемсез милекне алу һәм арзанрагына алыштыру механизмын эшләргә кирәк, – диде Тимур Нугуманов. Шулай ук коммуналь челтәрләрнең искерүен дә әйтте. Аеруча су торбалары искергән.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов та 2023 елда Лаешта гына да 300 дән артык авария булды ди. Кайдадыр су торбасы шартлаган, кайдадыр электр челтәрләре өзелгән. Кыскасы, Лаешта коммуналь челтәрләрнең 80 проценты эшкә яраксыз икән. Илдус Зарипов биологик су чистарту корылмалары да кирәк, ди. Искеләрен төзекләндерү эшләре дәвам итсен иде, ди ул.

– Лаешта чиста су проблемасын хәл итеп киләбез. Чишмләр ачып, аны бөтен кеше алып китә алырдык иттек. Менә шуннан соң, суга бәйле шикаятьләр кимеде, – ди район башлыгы.

Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшен уңай бәяләде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин исә, Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетына мактау сүзләрен җиткерде һәм аларның эшенә югары бәя бирде.

– Сезгә мактау сүзләре гел эләкми. Бүген булса да ишетегез әле, – диде ул шаярып. Аннары инде комитет эшчәнлегенә тукталды.
– Тарифлар һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм булачак, чөнки алар теләсә кайсы төбәкнең икътисадый үсешенә , инвестицион җәлеп итүчәнлегенә генә түгел, ә җәмгыятьтәге социаль тотрыклылыкка да зур йогынты ясый. Илеебезгә кертелгән санкцияләргә карамастан, Татарстан алдынгылыкны алып бара, – диде ул. – Республиканың 218 муниципаль берәмлегендә гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләменең максималь үзгәрүе 10,8 проценттан артып китәр дип көтелә, әмма рөхсәт ителгән 15,7 процентны узмаячак. Ә менә коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычны киметергә кирәк. Бүген ул 9 млрд сумны тәшкил итә. Ә бит бу сумма тарифларны тоткарлау, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм челтәрләрне тоту проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәр иде.

Алексей Песошин күп кенә проблемаларын хәл итәрбез, диде. Су мәсьәләсенә дә тукталды.

– Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсе торак-коммуналь хуҗалыкның мөһим өлеше булып тора, ә аның торышы күп яктан халыкның тормыш сыйфатын билгели. Республикада гамәлгә ашырыла торган коммуналь инфраструктура объектларын төзү һәм модернизацияләү буенча федераль һәм республика программалары халыкны сыйфатлы коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Уңай динамикага карамастан, су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләрен модернизацияләү мәсьәләсе актуаль булып кала, – диде ул. – Соңгы берничә елда күп кенә торак пунктларда биологик чистарту корылмалары төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Әмма үзкыйммәте арту һәм аларның куәте җитмәү сәбәпле, аның чыгымнары халыкка югары тариф булып килеп төшә.

Алексей Песошин шул уңайдан Татарстанның Төзелеш министрлыгына республиканың яңа биологик чистарту корылмалары кертелгән районнарында су агызу челтәрләрен үстерү буенча программа эшләргә кушты.


Фикер өстәү