ЖХК хезмәтләре өчен түләмәүчеләрнең торагын алырга тәкъдим итәләр

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә “профессиональ” түләмәүчеләрдән еллар буе бурыч түләтеп азапланганчы, аларны торакларыннан мәхрүм итү мәсьәләсен карарга кирәк. Әлмәт районы хакимияте башлыгы Тимур Нагуманов Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.

“Бурычлыларга бүгенге йогынты ысуллары эшләми”, – диде ул. Аның әйтүенчә, районда “профессиональ” түләмәүчеләр һәм буш торучы фатирлар бар. “Аларның хуҗалары ЖКХ хезмәтләренә бурычларын түләми. Бурыч күләменең фатир бәясеннән арткан очраклары бар хәтта. Судлар аша бурычларның 98 процентын түләтүгә ирешелә. Әмма 2 процентын төрле сәбәпләр аркасында берничек тә түләтеп булмый. Шушы 2 процентны тарифта күздә тотарга кирәк дип саныйм. Шулай ук суд аша күчемсез милекне алу һәм очсызрагына алыштыру механизмын эшләргә кирәк”, – дип билгеләп үткән Нагуманов.

“Әлмәт районында гына да ЖКХ буенча бурыч елына 40ар миллион сум тәшкил итә. Аны һәр ел саен 10 миллионга киметәбез. Әмма барыбер гомуми бурычның 355 миллион сумы кала. Эшләр болай барса, бурычны түләтүнең иге-чиге булмаячак”, – дип ачынып әйтте район хакимияте башлыгы.


Фикер өстәү