Кемнәр коммуналь түләүләргә субсидия рәсмиләштерә алуын ачыкладык

Кыйммәтләнде! Моны, барыннан да бигрәк, Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Зәй кебек шәһәрләрдә яшәүчеләр тоячак. Анда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 12 процентка кадәр күтәрелде. Республика районнарының күбесендә әлеге күрсәткеч 9 проценттан артмый. Аның каравы, түрәләр киләсе 1,5 елда ТКХ бәяләренә кагылмаска вәгъдә итә.

Бәяләр болай тешләшкәндә, акчаны ничек тә янга калдыру җаен эзләргә кирәк, әлбәттә. Шундый юлларның берсе – коммуналь түләүләргә субсидия рәсмиләштерү, ягъни түләгән акчаның бер өлешен кире кайтару.

– Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, ташлама-субсидияләр бирү каралган. Мондый ярдәмгә социаль нормалар һәм нормативларны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Субсидия рәсмиләштерү өчен, яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре  порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Агымдагы елның 11 аенда 73 мең гаилә матди ярдәм алган. Аларга 956 миллион сум акча түләнгән. 2023 елда әлеге максаттан 2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк, – диде Александр Груничев.

Субсидия ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырырга кирәк. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт торакның мәйданына бәйле. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Дәүләттән акчалата ярдәм алганчы, керемнәрне раслап күрсәтергә туры киләчәк. Истә тотыгыз: коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.

Яңа елга – яңа тариф. Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр арта

Биш көн яки аннан да күбрәк өйдә булмаган очракта, ут, су һәм газ өчен түләүне яңадан исәпләтергә дә мөмкин. Моның өчен командировкада яки ялда булуыңны дәлилләп күрсәтергә кирәк. Тик шунысы да бар: бу – техник сәбәпләр аркасында өйгә исәпләгечләр куйдырта алмаган кешеләргә генә кагыла.

* Өч һәм аннан да күбрәк бала (шул исәптән уллыкка алган) тәрбияләүче гаиләләргә дәүләттән ярдәм бар. Аларга коммуналь түләүләргә киткән чыгымнарның өчтән бер өлешен кире кайтаралар. Ә ишле гаиләдә акчаның тиене дә артык түгел.

* Барлык төркем инвалидларга коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташламалар каралган. Наем нигезендә алынган торак өчен (күпфатирлы йорт булганда, аның белән идарә итү, йортның уртак милкен төзекләндерү, агымдагы ремонт өчен түләү), салкын, кайнар су, ут, җылылык өчен түләгәндә; үзәк җылыту системасы булмаган авыл өйләрендә, җылылык өчен тотылган чыгымнар өчен түләгәндә торак-коммуналь хезмәтләргә 50 процент ташлама бирелә.

* Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә аның яртысы кадәр субсидия-ташламадан файдалана. Алга таба махсус хәрби операциядә катнашучылар, өйгә кайтканнан соң, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар исәбенә кертеләчәк һәм ташламалардан файдалана алачак дип тә көтелә. Исән-сау гына булсыннар! «Мобилизациягә китүчеләрнең гаилә әгъзаларына коммуналь түләүләр өчен субсидия-ташлама бирү каралмаган», – дип хәбәр иттеләр Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

«Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр сизелерлек артты, – диде Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе. – Без халыктан гел ризасызлык сүзләре ишетеп торабыз. Алга таба андыйлар тагын да күбәячәк. Тик төзекләндерү, ремонт эшләре кирәк дип чаң суккан оешма-предприятие җитәкчеләрен дә аңлап була. Шуңа күрә ике арада алтын урталыкны табарга кирәк». Чыгымнарны исәпләп тә күрсәтте ул. Казанда, мәсәлән, дүрт кешелек гаилә кышкы чорда коммуналь хезмәтләр өчен аена уртача 7 мең сум акча түли. Яңа елдан соң гаиләнең әлеге чыгымы якынча 700 сумга артачак. «Моннан да күпкә кыйммәтләнә икән, димәк, тикшерергә кирәк», – диде Александр Груничев. Көтәсе күп калмады…


Фикер өстәү