Киләсе елга Татарстанда социаль түләүләр һәм юл йөрүгә субсидияләр күләме расланган

2024 елда хезмәт ветераннарына һәм Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүчеләргә айлык түләү 605 сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Хөкүмәте якындагы 3 елга айлык социаль түләүләр күләмен билгеләгән. Республика Премьер-министры Алексей Песошин “2024-2026 елларга айлык акчалата түләүләр һәм башка түләүләр турында” карарга кул куйган.

Шулай итеп, айлык түләүләр күләмнәре түбәндәгечә билгеләнгән.
Хезмәт ветераннарына һәм Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүчеләргә айлык түләү күләме 2024 елда аена – 605 сум, 2025 елда – 630 сум, 2026 елда – 656 сум тәшкил итәчәк.

Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары һәм медальләре белзн бүләкләнгән тыл хезмәтчәннәренә, шулай ук реабилитацияләнгән кешеләргә 2024 елда аена – 902 сум, 2025 елда – 939 сум, 2026 елда – 977 сум түләячәкләр. Сәяси репрессияләр корбаннарына түләү күләме 2024 елда аена – 757 сум, 2025 елда – 788 сум, 2026 елда – 820 сум булачак.

Гаиләләргә сыендырылган ятимнәргә айлык түләү күләме мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 2024 елда аена – 10 740 сум, 2025 елда – 11 170 сум, 2026 елда – 11 716 сум. Мәктәп укучылары өчен 2024 елда аена – 12 384 сум, 2025 елда – 12 880 сум, 2026 елда – 13 396 сум.

Ятимнәргә һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга юл йөрүгә субсидия күләме 2024 елда аена – 369, 2025 елда – 384 сум, 2026 елда – 400 сум булачак.

Күп балалы гаиләләрдә 6 яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алуга субсидия күләме 2024 елда аена – 164 сум, 2025 елда – 171 сум, 2026 елда – 178 сум.

Пенсионерларга юл йөрүгә түләү күләме 2024 елда аена – 605 сум, 2025 елда – 630 сум һәм 2026 елда – 656 сум тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү