Газетага язылу

Татарстанда 15 километр радиуста дроннар ярдәмендә почта җибәрү эшли башлады

Татарстанның Әлмәт районында почта әйберләрен дроннар ярдәмендә җибәрү сынап каралды. Бу хакта Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Илья Начвин Kazan Digital Week форумы күргәзмәсендә республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп сөйләде.

«Кытай Халык Республикасында стажировкадан соң сез түбән биеклектәге икътисадны үстерү буенча йөкләмә биргән идегез. Безнең тармак читтә калмый: Россия Почтасы белән берлектә без бүген Әлмәт районында беренче шундый очуларны башлап җибәрдек», – диде Начвин.

Аның сүзләренчә, дроннар ярдәмендә җибәрү әйберләрне ташу чыгымнарын киметергә мөмкин. Дроннар кулланганда машина өчен ягулыкка һәм амортизациягә акча сарыф итәргә кирәкми.

Начвин хәбәр иткәнчә, пилотлы проектны дәвам итәргә планлаштыралар. Аның нәтиҗәләре турында Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы республика Рәисе алдында аерым хисап бирәчәк.

Kazan Digital Week халыкара форумы 29-31 октябрь көннәрендә Татарстан башкаласында дәвам итәчәк. Быел бу чарага 76 илдән 21,7 меңнән артык катнашучы теркәлгән.

Форум программасында 170тән артык чара каралган, ә күргәзмәдә 250дән артык Россия һәм чит ил компанияләре һәм стартаплары үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Форумның төп темаларыннан берсе – төрле тармакларны үстерү драйверы буларак ясалма интеллектны булдыру һәм кертү.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре