Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланканың Россиядәге Илчесе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы хокуклы Илчесе Шобини Гунасекера белән очрашты. Очрашу «Kazan Digital Week – 2026» халыкара форумы кысаларында узды, дип хәбәр итш ТР Рәисе матбугат үзәге.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Шри-Ланка Көньяк Азиядә Россиянең күптәнге партнеры булып тора. Регуляр сәяси диалог урнаштырылган, сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтләр арасында комиссия эшли, сәүдә, туризм, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә тәҗрибә уртаклашу киңәйтелә.

«Татарстан Шри-Ланка белән практик хезмәттәшлекне арттыруга кызыксына. Сәүдә күләмнәрен арттыру һәм китерелә торган продукция исемлеген киңәйтү өстендә эшләргә кирәк. Без машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы һәм башка продукцияләрне экспортларга әзер», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Шулай ук ул фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләрендә гуманитар элемтәләрне үстерү мөһимлеген искәртте. Бүген республика вузларында Шри-Ланкадан 8 студент белем ала.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда ел саен берничә зур халыкара чара үткәрелә. Төп чараларның берсе – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы. Республика Рәисе Шри-Ланка делегациясен киләсе елның маенда KazanForumда катнашырга чакырды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре